Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

керергә кирәк булыр, – диде Илһам хан, атыннан төшә-төшә. – Кем алып керер икән?

      – Үзегез керсәгез генә инде, олуг хан. Мин анда керергә батырчылык итмим.

      – Яхшы, – диде Илһам хан, Яким Күчтемгә күз төшереп алды. – Без монда кунарбыз, аннары күз күрер.

      – Рәхим итегез, олуг хан. Кәрвансарай өе буш, урын җитәрлек.

      Илһам хан ат тезгенен сакчысына ташлады да кәрвансарай кунакханәсенә таба китте. Туран меңбаш аңа иярде.

      – Әйт әле, меңбаш Туран, чуен коючылар янына ничек кереп була?

      – Шайтан манарасы аша гына, олуг хан.

      Илһам хан биек манараны күздән кичерде, авыз чите белән генә елмаеп куйды.

      – Шунда керергә куркамы халык?

      – Курка, олуг хан.

      – Ә синең кергәнең бармы?

      – Алла сакласын, олуг хан. Минем башыма тай типмәгән.

      – Ә чуен коючылар каян йөри?

      – Бер Хода беләдер, хан. Мин монда чуен коючыларны түгел, кирмәнне саклыйм, – диде меңбаш Туран.

      Илһам ханны илче Яким Күчтем куып җитте.

      – Манарага кергән бер кешене шайтан ала, диләр икән бит, хан! – диде ул кабаланыбрак һәм каушабрак. Илченең йөзендә чынлап та курку күреп, Илһам хан аның җилкәсенә кулын куйды.

      – Ялган, барысы да ялган. Менә иртәгә без анда икәү керәбез.

      – Йа Хода, хан, мин Тимушкамнан башка беркая да кермим. Ат башы хәтле бүләк вәгъдә итсәләр дә.

      – Сиңа ат башы хәтле алтын кирәкми, сиңа чуен коючыларның алачыкларын күрү кирәк. Миңа да кирәк ул чуен коючыларны күрү. Абам әмир Хаҗи миннән барысын да яшерә. Мин олуг хан, мин атам түгел, аңа башбаштакланырга бирмәм!

      – Олуг хан, – диде меңбаш Туран. – Алай да мин анда сезгә керергә киңәш итмәс идем. Анда кергән кеше кире чыкмый.

      – Уйдырма, пәри яшиме әллә анда, шайтан үземе?!

      – Кем яшәгәнен бер Хода беләдер, олуг хан, әмма кергән кешенең кире әйләнеп чыкканын күргәнем булмады. Аларның күбесен елга буеннан табып алдык.

      Илһам хан күгелҗем-кара төстәге манарага янә күз ташлап алды, төсе белән үк шом салып тора иде манара. Ханның ни турында уйлаганын белгәндәй, илче Яким:

      – Биек, төссез, шыксыз, – диде.

      – Манараны тергезүче оста Дәүран, шулаймы меңбаш Туран? – диде Илһам хан. – Хәзер ул Казан каласын күтәрә, мәһабәт биналар сала. Манараны ул тергезгәч, аның серен дә беләдер, меңбаш, ә? – дип сорады аңа карамый гына Илһам хан.

      – Беләдер, олуг хан. Ләкин оста Дәүранның бирегә килмәвенә шактый инде.

      – Аның каравы чуен коючы оста Бәкернең киткәне дә юк, шулаймы? Яшь хатыны белән монда яши, шулаймы? Ул кай тарафта тора инде?

      – Кашан каласында, олуг хан. Хатыны да Кашанда яши. Дөрес, монда да өйләре бар. Мин аның тәгаен генә кайда торганын белмим, олуг хан. Серле кеше ул.

      – Чуен коючылар янына каян керә?

      – Анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әйтәм бит, сер тубалы ул, әле монда, әле анда. Ниндидер бер яван белән әллә ниләр корып яталар шунда.

      – Әмир Хаҗи да алар янында булгалыймы?

      – Еш була, кайчан көннәр буена югала.

      – Иртәгә мин