Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

дия-дия, хан артыннан чапты.

      Елга буенда калдырган азатларына җиткәч, Илһам хан атыннан төште һәм ышанычлы Актай меңбашны бер читкә чакырып алды. Ул аңа бик озак нидер аңлатты, үгетләде, боерды хәтта, соңра теге ияк кагып килешкәч кенә кире әйләнеп килделәр.

      – Чупай меңбаш монда калыр, ә кирмәнне сакларга мин гаскәре белән меңбаш Актайны җибәрәм, – диде Илһам хан һәм Яким Күчтемгә: – Илче каршы түгелдер бит? – дип, киная уйнатып алды.

      Меңбаш Актай гаскәренә кузгалырга дип боерды, һәм алар кирмәнгә таба киттеләр. Илһам хан җиңел сулап куйды. Кирмәнгә кереп урнашуга, меңбаш аңа чапкын җибәрәчәк, барысы да җай гына бетсә, кан коюсыз гына Шайтан каласын кулына төшерәчәк. Туран вә илченең Тимушкасын исәпләмәгәндә, Ульдәмир кенәзлегендә андыйлар табылыр. Шайтан каласы аның кулына ансат биреләчәк. Ул бүген биредән китмәс, төнлә белән кала тирәсендә йөрер, елга буена да төшәр. Югалган кешеләрне бит елга буеннан табып алалар. «Димәк, – дип уйлады Илһам хан, – елга буена каяндыр җир асты юлы төшә. Ул аны табар. Табар да Шайтан каласының серен ачар».

      – Хәзер нә кылырга исәбегез инде, олуг хан? – диде меңбаш Чупай.

      – Менә шунда кунарбыз, меңбаш. Син минем меңбашым, кул астында йөздән артык азат, ханыңны сакларсың. Башкалага кайткач, сиңа тагын азатлар беркетермен.

      – Баш өсте!

      – Бар, җансакчыларым белән таныш, – диде Илһам хан, ә үзе елга ярына утырып уйга калган урыс илчесе янына килде, аның кебек үк аякларын сузып, яшел чирәмгә утырды.

      – Нәрсә уйга калдың, Якимкә агай?

      – Уйланмаслыкмы, хан? Мондый әкәмәтне күргәнем юк иде әле. Манарага дүртәү кердек, икебез чыктык, икебез анда калды. Исәннәрме ул бахырлар, юкмы? Исән булмаган хәлдә, нинди хикмәтле манара ул?! Билләһи дип әйтәм, үзем кереп карамасам, үз күзем белән күрмәсәм, кем сөйләсә дә ышанмас идем. Минем көпә-көндез шайтан алган кешене күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Китик моннан тизрәк, хан!

      – Юк, илче, без бүген монда кунабыз. Мин бу хикмәтле могҗизаның серен белеп китәргә тиешмен. Караңгы төшү белән манара янына барам, яр астына төшеп торам. Тимушка белән меңбаш Туранның югалуына ышанмыйм мин. Йә алар алдан сөйләшеп бездән качтылар, йә…

      – Нәстә йә, хан, нәстә йә?

      – Йә чынлап та шайтан кулына эләктеләр. Ләкин нинди шайтан ул, ике аяклы, ике куллымы? Ике аяклы, ике куллы бер адәм баласы икән, мин аны тотармын.

      Яким Күчтем чукынып алды.

      – Куй, куй, хан. Яши икән, яши бирсен. Шайтан икән, син аны тота алмассың. Йа Хода, шайтан күзгә күренә башласа, ахырзаман җитәр, диләр. Ахырзаман да якынлаша микәнни?..

      – Шайтан юк ул, илче. Күрүче булганмы соң аны? Юк! Шулай булгач, хәйлә бу, бары тик хәйлә! Чуенны бит шайтан коя димәделәр, адәм балалары коя. Шайтаны да адәм баласыдыр. Иллә мәгәр ул кем? Кем шулай куркыта халыкны?.. Кирмән әмир Хаҗиныкы иде, бүгеннән ул минеке булыр.

      – Әмир Хаҗи кирмәнгә алаеңны кертүне белми калды, югыйсә күренер иде. Димәк, ул шайтан дигәне абаң була алмый.

      – Белмим, илче, әлегә белмим, ләкин аны ачыклармын. Миңа калса, бернинди