Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

ярдәм булмас. Абам сизми калыр.

      Яким карт, Болгар ханнарын үтә күрәм дип мактанса да, Илһам ханның тәкъдименә шикләнеп карады, бик озак дәшми торды. Илһам хан гадәттәгечә дисбе тарта, ирен чите белән генә елмаеп, аннан җавап көтә иде. Ни әйтә ала ул аңа? Әлегә һични! Ул башта Юрий кенәз белән хәбәрләшергә тиеш. Аннары, Болгар ханы аны җәтмәгә алырга теләмиме? Һич тә булмас димә. Ләкин күңеле белән тоя иде күпне күргән илче, Болгар ханы Илһам аны алдамый.

      – Мин сиңа кем кирәген беләм, Якимкә агай, – диде Илһам хан, дисбесен бер читкә куеп. – Беләм…

      – Ул кеше минем кулымда булырмы соң, хан?

      – Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, Якимкә агай…

      – Һәм синең кулыңда, хан, синең кулыңда…

      Илһам хан турсаебрак утырды, моны илче Яким күрми калмады. Яшь ханны да мин-минлек чире читләтеп үтмәгән икән. Хәер, кайсыбызда юк ул чир, Аллаһы Тәгалә аны барыбызга да биргән, беребезне дә кимсетмәгән. Гади халык аны кешегә күрсәтергә куркыбрак йөрсә, ханнарның исә бу чир йөзләренә үк бәреп чыга.

      – Шөһрәтлем Илһам хан, абаң әмир Хаҗига кылыч күтәрергә теләмәвеңне хуплыйм, пәйгамбәрләргә тиң акыл белән эш итәсең. Әмма Юрий кенәз мине аңлармы? Нә бәрабәренә килергә тиеш ул Ашлыга яу белән?.. Яу булгач яу булыр инде ул, кан-җан коймыйча булмас…

      – Чуен коючы синең кулда булыр, Якимкә агай.

      Илче Яким ачкан авызын ябалмый бермәл ханга карап торды, ул хан әйткән сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белми торды, күрәсең. Ахыр килеп, тәвәккәлләде: ышанырга булды.

      – Мин риза, хан. Кайчан телисең, шулвакыт Юрий кенәз дружинасы белән Ашлыда булыр.

      Яким Күчтем урыныннан купты, Илһам ханга түбәнчелек белән баш иде һәм ханга көмеш балдак сузды. Илһам хан балдакны үрелеп алды, учына кысты һәм янәдән учын ачты. Зөбәрҗәт кашлы көмеш балдак, бәясе күп булса биш-алты алтындыр.

      – Эш бәядә түгел, хан, – диде, ханның гаҗәпләнә калуын күреп, илче Яким. – Эш вәгъдәдәдер. Нәкъ менә шундый икенче бер балдакны күрсәткән кешегә чуен коючыны биреп җибәрерсең.

      Илһам хан балдакны алды, дәшмәде, авыз эченнән генә: «Әлхәмделиллаһи, мәгънә бир», – дип, урыныннан купты һәм илче Якимгә кул сузды.

18

      Яким Күчтем хезмәтчеләре һәм үзен озатучы сакчылары белән Болгар каладан иртән иртүк чыгып китте. Кәефе шәптән түгел иде. Теләгенә ирешә алмады, әмма бөтенләй үк буш кул белән дә кайтмый иде. Яким Күчтемнең әле булса хәтерендә, җизнәләре Андрей Боголюб ун ел эчендә ун тапкыр яу чапты: ике тапкыр Киевка, ике тапкыр Болгарга, ике тапкыр Новгородка. Тоташ өч ел буена сугышты, өч ел кан-җан койды, өч ел халыкны рәнҗетте. «Бусурман болгар» ны гына түгел, христианнарны да, үзе табынган диндәге халыкны да рәнҗетте. Аклап буламы аның бу яуларын? Юк. Болгарга яу чабуын акларга булыр да иде әле, ә менә Киев белән Новгородка яу чабуын Яким Күчтемнең аклыйсы килми. Юрий кенәзнең Ашлыга яу килүе, бәлки, хәерлегә булыр, халык рәнҗемәс, хуплар. Ханның теләген Яким Күчтем, урыс халкы вәкиле буларак, хуплый бит. Дөрес, Яким илче беркайчан да кенәз вә ханнарга ышанып