Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

кызы Рабига кая соң хәзер?

      – Саксин каласыннан чыкканнар.

      – Чапкын җиткердеме сөенчене?

      – Әйе.

      – Үзе кая?

      – Кунак ятагында ял итә.

      – Булат угланга хәбәр итәргә булыр, – диде Илһам хан һәм сараена узды. Ишекне узуга, аңа Зөбәрҗәт ханбикә каршы чыкты.

      – Саумы, инәй? Без кайттык. Шайтан каласы минем кулда.

      – Абаң белән орыштыңмы? – дип, коры гына сорады ханбикә.

      – Юк, инәй, капканы каравыл меңбаш үзе ачты.

      – Кан коймагач кичерәм. Кан коеп хәл иткән булсаң, мәңге бәхиллегем юктыр. Булат угланга ярәшкән шаһ кызы Саксинда икән инде, ә Булат углан һаман Җаек кирмәнендә ята. Чапкының җибәр, кайтсын, кәләшен үзе каршы алсын. Аннары әмир Хаҗи Җаббар угланын Ашлы каласына бәк итеп җибәргән икән. Килеш, карышып торма.

      – Ашлы каласын атам миңа калдырган иде түгелме, инәй? Ясакны анда минем тарханым җыя иде.

      – Атаң ул каланы син тәхеткә утырганчы ук абаңа биргән иде инде, балакай. Килеш. Абаң хак кылган. Аның Кашанга күчеп, Казан каласын Назлыгөл угланы Хансөяргә калдырырга нияте бар икән – хупла. Абаң дөрес иткән.

      Бантын чөя төшеп, ханбикә Зөбәрҗәт угланы Илһам ханның күзләренә карады. Шундый иттереп текәлде ки, Илһам хан, кемнәндер ярдәм эзләгәндәй, як-ягына карап алды. Янәшәсендә анасына беркайчан да каршы әйтергә кыймаган хатыны Мәрьям басып тора иде, ары табарак каравыш кызлар, хезмәтчеләр, ишек сакчылары.

      – Үз акылыңдамы син, инәй?!

      – Казан каласы Назлыгөл угланы Хансөяргә булыр. Каланы атасы салды, Ходай аңа моны үзе кушкан.

      – Колчура угланы Казан кадәр Казан каласының тарханы? Туар-тумас балага кала кадәр кала! Беләсеңме, инәй, нинди төбәктә утыра ул кала?! Белмисең бугай шул әле: су һәм кәрван юлларының үзәгендә. Кем белә, бәлкем, мин киләчәктә башкаламны шунда күчермәкче итәрмен!

      – Күчерә итсәң итәрсең, әлегә анда Назлыгөлнең угланы утырыр.

      – Булмас ул, инәй. Җитте! Атамны бармак башында биеткәнең дә җиткән. Мин анда яу чабачакмын, яу!..

      Зөбәрҗәт ханбикәнең күзләре кысыла төште, иреннәре бөреште, Илһам ханның анасында мондый усал карашны беркайчан да күргәне юк иде әле.

      – Имансыз! Бәдбәхет! Анаңнан каргыш аласың киләме әллә?! Дәүран кияүне атаң азат итте түгелме?!

      Ханбикә Зөбәрҗәт аяк тибеп куйды, әмма Илһам ханның моңа бер дә исе китмәде, бары тик ирен чите белән елмаеп кына алды һәм янәшәсенә килеп баскан бусагабашына:

      – Илче Яким Күчтемне тәхет ягына алып кер, – диде һәм бөтенләй анасы юктай кыланыш белән тәхет ягына узды. Яким карт тәхет ягына кергәндә, ул тынычланган иде инде. Анасының чәперенүенә аның әллә ни исе китмәде, әмма шактый гасабиланган, ачуланган иде. Илһам хан кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды.

      – Чыгып торыр идең, кәтиб, – диде. Шуннан соң гына Яким Күчтемгә янәшәсеннән урын күрсәтте. Илһам хан ишек катына карап алды һәм бусагабашына да «чыгып кит» дип кул селтәде.

      – Синең белән күзгә-күз сөйләшәсем