Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
аяклары тояклы, маймыл йөзле, озын бармаклы куллы бер әкәмәт пәйда була. Ул әкрен генә Илһамга таба килә. Илһам хан кычкырмакчы була, әмма тавышы чыкмый…
Илһам хан быргы кычкыртканга тирләп-пешеп уянып китте. Күзен ачты да, яңадан йомарга куркып, берара булган мәхшәрне күз алдыннан җибәрә алмый торды. Ярый әле, ул әкәмәт төштә генә күренде, югыйсә йөрәгең ярылып үләр идең.
Илһам хан торып утырды, ияргә ятып каерылган муенын боргалады. Азатлар учак асканнар, аш әзерлиләр, беришесе елга буеннан юынып менәләр, кайберләре, яр өстенә намазлыкларын җәеп, намаз укыйлар. Илһам хан үрелеп кенә илче Якимне уятты.
– Тор инде, илче, тор!
Ниһаять, илче Яким дә күзен ачты, торып утырды да кояшка күз төшереп, чукынып куйды.
– Әйдә, юынып менәбез, Якимкә агай.
– Ярый торган эш, – диде илче, торды, каткан сөякләрен язгалады. Җансакчысы аларга сөлгеләр китереп бирде. Юынып менеп килгәндә, кала яклап чабып килүче берәү күренде.
– Нидер булган, кычкыра, – диде илче Яким.
Чапкын килеп җитте, сикереп атыннан төште, бер тезенә тезләнде.
– Олуг хан, яр буенда меңбаш Туранның мәетен таптылар.
Илһам ханга атын китерделәр, ул сикереп атланды да, артына әйләнеп тә карамый, яр буена чапты, үткән кичтәге сөзәклек аша су буена төште. Азат дөрес әйткән: иртәнге салкынча җилгә дулкынланып торган елга читендә чалкан килеш меңбаш Туран мәете ята иде. Ул арада хан янына Яким Күчтем килеп җитте һәм ярты сыны ташлыкта яткан Туран гәүдәсен күрде дә чукынып алды. Як-ягына күз ташлагач кына:
– Йа Хода, йа Аллам, бу ни хәл инде, хан? Минем Тимушка да берәр җирдә аунап ята микән? Алар бергә киттеләр ич! – диде дә атына атлана башлады. – Безгә моннан тизрәк китәргә кирәк, хан.
– Меңбаш Туранны яр өстенә менгезеп күмегез, – диде Илһам хан һәм, ат тезгенен сул кулына алып, уң кулы белән ияр башына тотынды, текә ярга ябышып үскән куе карамаларга күз ташлап алды.
Курку дигән нәрсә Илһам ханга кайтыр юлга чыккач килде. Кирмәндә калдырган меңбашын да шушы язмыш көтсә? Ә бит меңбаш Туранның мәетен үз күзе белән күргәнче, алар икәүләп ияләреннән качтылар, дип уйлый иде. Мәетне үз күзе белән күргәч, моның алай түгеллегенә инанды һәм тәгаен шиккә калды. Әллә соң, чынлап та, бу манарада шайтан бармы?.. Шайтан хакында Коръәндә һәм башка әдәби вә үгет-нәсыйхәткә көйләнгән китапларда укыса да, Илһам хан беркайчан да моңа җитди җисем итеп карамаган иде. Ә бит ул Шайтан каласын үземнеке итәм дип барган иде, хәзер исә моңа шикләнә калды. Хәтта азатларын һәм меңбашын калдыруына инде үкенү кебек бернәрсә тойды.
Тәхетне аңа атасы васыять итте. Димәк, Идел-йортны да. Ә Болгар Идел-йортына Кашан да, Шайтан каласы да, Казан да керә, ул гынамы, Җүкәтау, Тубылгытау калалары да. Авыллар турында әйтеп тә торасы юк. Абасы әмир Хаҗи барысына да кул салган. Юк, алай булмас. Бүген Шайтан каласында аның гаскәре, меңбаш Актай ул каланы күз карасы кебек саклар – ышанычлы кеше. Аның өчен нәүбәттә Казан каласы. Кашанга Илһам хан тимәс, Кашан абасы кулында калыр. Бары тик. Хак анысы,