Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Башта ул Юрий кенәзне Ашлы каласына яу чабарга котыртыр. Яу уңышлы чыкса, моңа Яким ышана иде, яшь кенәзгә кабат Ульдәмир тәхетенә юл ачылыр. Өйләдән соң Иделне кичтеләр. Шуннан соң илче Яким иркенләп сулыш алды һәм су буенда кунарга булды. Боерыкны олауларга җиткерделәр, тегеләр, шау-шу килә-килә, атларын тугарырга, казан асарга керештеләр. Яким Күчтем инде саргая башлаган чирәмгә кырын төште дә аргы якта калган җансакчысы Тимушканы исенә төшерде. Ульдәмирдән бергә чыккан йөзгә якын сугышчыдан ул никтер аны бик якын итә иде. Тимушканың да аңа бирелгәнлеге күз карашында ук чагылыр иде. Харап булды, мескен.
Шулчак илче күзенә таза гәүдәле, җәлпәгрәк йөзле бавырчы кинәт чалынып китте. Аның эш-гамәлендә колчуралык чалымнары бар иде. Ашны затлы итеп хәзерли, ипине күкрәгенә куеп кисә, ашаган табакларны көл белән юа. Бавырчының ике-өч ярдәмчесе бар, ул аларга беркайчан да тавыш күтәрмәс, ипләп кенә әмер бирер. Әле генә ул учак ягучыга ипләп кенә ничек агач ботакларын сындырырга кирәклеген күрсәтте. Ул арада чиләктән су алып таган асарга да, түкми-чәчми су агызып кулын юарга да өлгерде. Кулын алъяпкычына сөрткәч кенә кашыгын алды, ашның тозын чамалады. Киң җилкәле, беләк-буыннары калку, уйнап торалар. Хикмәт, ул һич кенә дә бавырчыга охшамаган, коеп куйган сугышчы иде. Алайса, башкалар пешекчегә охшаганмы?..
Ары табарак сугышчылар казан асканнар, шау-гөр киләләр. Олаучылар да бер тирәгәрәк җыелганнар, алар да, көлешә-көлешә, аш пешерәләр. Олауда унике арба, шуларның берсендә затлы шәраб иде. Яким Күчтем аны Болгар базарыннан алды. Кояш баеп бара, көн әйбәт үтте, юл ул хәтле ялыктырмады, әллә соң бер мичкәне ачтырыргамы?
Шулай дип уйласа да, Яким карт бу хакта боерык бирергә ашыкмады. Ул, гомумән, юл йөргәндә эчү белән мавыкмый. Менә Упа елгасын кичәрләр, урыс җирләренә аяк басарлар, шунда инде… исән-имин ил-җиргә аяк басу сөенеченнән…
Салмак искән җилгә ияреп, аш исе килде, тамакны кытыклап куйды. Яким илче шунда ашчыны дәшеп алды.
– Син, дим, монда кил әле!
Ашчы, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, Яким Күчтемгә таба кузгалды, учак ягучы шундук аларга төбәлде.
– Моңарчы кемгә хезмәт иткән идең?
– Андрей кенәзгә, Яким Степанович. «Менә тагын, үзе мине белә икән!»
– Мине каян беләсең? Атың ничек?
– Егорка мин, Яким Степанович, ашчы, болгарлар әйтмешли, бавырчы.
– Кенәзгә дә аш пешердеңме?
– Әйе, аш пешердем, Яким Степанович. Ашны күп ашый иде, мәрхүм.
– Мин дә ачыкканда аз ашамыйм аны.
– Шуның өчен дә күп итеп ит салдым да, Яким Степанович.
– Кулыңа кылыч та тотканың булгаладымы?
– Булды, Яким Степанович, булды. Андрей кенәз үлгәч, мине Всеволод кенәз үзенә алды. Аннары угланы Изяславка җансакчысы итеп бирде. Ул Болгарга яу чапканда, Изяслав һәлак булгач, Юрий кенәз мине үзенә алды. Аннары ул әнә сиңа биреп җибәрде.
– Колчурамы әллә үзең?
– Хак