Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

балакай, каршыңда сиңа күзе төшкән вәзирем басып тора. Ул сиңа өйләнергә тели, балакай… Аты Камайдыр, минем кадерле вәзиремдер.

      Вәзир Камай, сирәк тешләрен күрсәтеп, ихтыярсыздан елмаеп куйды. Гаҗәп, Зәмзәмбикәгә кияү буласы адәм бу юлы алай ук шыксыз күренмәде. Кайберәүләр аңа әйтә торганнар иде: «Ир-ат аюга тартым булса да ярый, явыз гына булмасын», – дип. «Язмышымдыр, килешим, җитмәсә, үзе вәзир дә икән», – дип уйлады кыз.

      Зәмзәмбикәнең йөзенә гүя комач җәйделәр, колакларына кадәр кызарынып чыкты.

      – Йә, балакай? – диде Сәлим хан. – Фатиха биримме? Риза буласың икән, никахын да укытып алырбыз, шәех монда.

      – Мин ризамындыр…

      – Шәех Ишкул, Аллага тапшырып, никахны укы. Йә, балалар, янәшә басыгыз, – диде Сәлим хан.

      Никах укылып, яшьләрне үз якларына чыгарып җибәргәч, Сәлим хан казнабашы әрмән Варданны чакырды һәм шәех Ишкулга өч алтын бирергә кушты. Шәех Ишкул чыгып киткәч, тәхет ягында икәүдән-икәү генә калгач, ханбикә Зөбәрҗәт иренең күзләренә карады.

      – Нигә кирәк булды сиңа бу тамаша, ханиям? – дип сорады.

      – Иртәгә вәзир Камай Янтак хан ыстанына китә. Ханны килештереп карасын. Янтак гомер-гомергә ялланып орышты.

      – Уең барып чыкса, бу хәйран хәйләдер, ханым. Әйе, күрше кенәзләр белән орышу язык түгел, телебез, динебез башкадыр. Ә телебез вә динебез бер булган Янтак ханны ул яудан туктатасы иде шул.

      – Камай шуның өчен бара, аңа игелек телик, ханбикә. Морадына ирешеп кайтуын телик, Аллаһы боерган булса…

      Атыла-кабалана, тәхет янына бусагабаш килеп җитте:

      – Хан, кыпчак ханы Янтак Саксин каласын алган. Бачман әмирнең азатларын далага сибеп, Бөек Калага юнәлгән. Азатларның беришесе Нугай капкасына килеп туктады.

      – Ачыгыз капкаларны, кертегез азатларны! Таймас баһадир кая?

      – Таймас баһадир?! Ульдәмирдә, ханиям, кайтып җитмәде.

      – Илчене тотып япкан булсалар? Димәк, кенәз Всеволодның Болгарга яу килүе хак, бусагабаш!

      – Таймас баһадир Күчтем сәүдәгәр кул астында, Күчтем безгә хыянәт итмәс, иншалла. Бөек Калада кибетләре, энесе Апанай ислам динен кабул итте, Болгарда яши.

      – Шул Апанай дигәнне минем яныма китер әле, бусагабаш!

      Бусагабаш чыгып киткәч, Сәлим хан хәрби киемнәрен соратып алды, түр якка кереп, киенеп чыкты. Ул арада сарайга Апанайны китереп җиткерделәр. Хан каршына килеп басуга, Апанай баш орды һәм, торып:

      – Аллаһы Тәгалә куәт бирсен, олуг хан! – диде. Килмешәкнең куәт теләве урынлы иде. Сәлим хан, Апанайга текәлеп, бераз дәшми торды. Бу кешене белми иде, ә шулай да яу турындагы хәбәрне җиткерүче шул кеше булды.

      – Утыр, кем дип белик инде үзеңне, Алла бәндәсе?

      – Сәүдәгәр мин, олуг хан, һөнәрче дә, илче дә…

      – Яу турында каян белдең?

      – Яуга кенәз бик үк теләп килми, хан. Мәгълүмдер, Михаил кенәз үлгәннән соң, тәхеткә Всеволод утырды. Байлар Долгорук нәселенә үчле. Всеволод алар көен көйли, байлар кубызына бии. Байлар котыртуы белән башта Рәзан кенәзләренә яу чапты.