Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

буш кул белән кайтсак, халык сине дә, безне дә кичермәс. Андрей кенәз көненә каласың киләме әллә?!

      – Кичерер, – диде Всеволод кенәз. – Мин сугышчыларымны саклап калырга тырышам. Миңа һәр сугышчы кадерле.

      – Сугышчы орышыр, даны сиңа калыр. Кенәзләргә дан тәхеттә утырып килми, орышларда килә, балакай. Һөҗүмең туктатырга ниятләгәнсең икән, ханга шарт куй: тынычлыкны алтынга сатып алсын!

      Кенәз Всеволод, яңак итен чәйни-чәйни, чатыр ишегеннән болгар-татарлар кирмәненә карап торды, анда һөҗүмгә ташланган сугышчылар дулкын-дулкын булып кире чигенәләр иде, ә рухи атакайлар һаман корбан таләп итә. Әтәчләнеп, хан энесен Болгар тәхетенә утыртам дип килгән Янтак хан да әллә ни кыра алмый иде, күрәсең. Чапкыннары бу хәлне хәбәр итеп торалар иде. Мондый очракта мәрхүм абасы Андрей кенәз нишләр иде икән? Юк, ул тыңламас иде рухи аталарны, кысылмагыз минем эшемә, дияр иде. Хәер, шул башбаштаклыгы, байлар белән рухи атакайларны тыңламавы аркасында башынаҗиттеләр түгелме?.. Әмма Всеволод кенәз абасы Андрейның язмышын кабатламас, чөнки Владимир-Суздаль тәхете аңа артык кыйммәткә төште. Андрейның кенәзбикәсе Рокыя да, Всеволод кенәзнең Мариясе дә Болгар кызлары иде. Болар икесе ике анадан тусалар да, Андрей абасы белән яшь кенәз баҗайлар булып яшәделәр. Гомере буенча Рокыя-Екатерина Андрейның Болгарга яу баруын теләмәде, каршы булды. Ә кенәзнең байлары, тиуннары, рухи атакайлар көн-төн «яу-яу» дип тәкрарладылар.

      Всеволод кенәз үткән хәлләр турында бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде. Ата ягыннан туган булган Андрей кенәзне кемнәр, кайда үтерәчәкләрен ул алдан белде. Белде, әмма ярдәмгә ташланмады, киресенчә, рухи атакайларга Андрей турында зарланды. Кыскасы, кенәз Всеволод рухи атакайларның теләген үтәде. Кайтарак хәлләрне искә төшерсәң – Всеволод туганы Андрейга үчле иде. Анасы Еленага Андрей көн күрсәтмәде. Ахыр килеп, Чехия короленең кызы кенәзбикә Елена, ике угланын алып, туган иленә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Анасы кенәз Андрейга карата һәрчак нәфрәт тотты, Всеволод бала чагы узган туган ягын оныта алмады, анасыннан яшереп, абасы Андрейга: «Минем туган илемә кайтасым килә», – дип, хат язды. Кенәз Андрей аңа: «Ростов тәхетенә утырырсың, кайт», – дип җавап бирде. Кайткач, ул аңа чынлап та Ростовны бирде һәм үз хатынының бертуганы Зөһрәгә өйләндерде. Зөһрәне чукындыргач, аңа Мария дип исем тактылар. Егерме яшендә Всеволод Ростов каласы кенәзе булган иде. Күп тә үтмәде, олуг кенәз дәрәҗәсенә иреште. Шушы еллар арасында Всеволод халык алдында шактый абруй казанды. Аны халык кына түгел, тиуннар, куштаннар, дружина җитәкчеләре дә, хәтта руханилар да хөрмәт итә башлады. Фәкать рухи атакай Савва гына аннан һаман да канәгать түгел иде. Рухи атакайларның күбесе Дунай буеннан килгән болгарлар иде. Шуның өчендер, ихтимал, Всеволод кенәз рухи атакайларны яратып бетермәде. Әмма бу хакта кыеп кына сүз әйтергә дә базмады. Аларны тыңлап, үзенчә эшләгән чаклары булса да, ахыр чиктә барыбер руханилар киңәшен тотты. Бүген менә, кардәше Изяслав җан тартышып ятканда, рухи атакайның үзенә басым ясавын бөтенләй дә ошатмады.

      – Епископ