Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
да баш иеп килер», – дип уйлады. Әйе, Сәлим хан энесенә янә бер мөмкинлек бирде, соңгысын исә чарасыздан: бер-берсенә каршы килгәндә, беренче булып сөңгесен җиргә кадады. Шул рәвешле, орыштан ваз кичүен аңлатса да, энесе исә җан алышудан баш тартмады – акыра-бакыра Сәлим ханга таба килүен белде. Менә шунда, нәкъ шул чакта Сәлим ханның энесенә җен ачулары чыкты, йөрәге кабарды, авыз эченнән генә: «Аңламасаң аңламассың икән, дивана», – диде дә сөңгесенә үрелде. Ләкин шул мәлдә, ике ара берничә адым гына калгач, янә көтелмәгән хәл булды: энесенең аркасына ук кадалды. «Бар икәнсең әле, Ходаем», – дип уйлады шунда Сәлим хан, чөнки һич тә бер атадан туган энесенең гомерен аласы килмәгән иде. Бу хәлне халык та, ханбикәсе Зөбәрҗәт тә, туган-тумачалары да, хәтта үзе дә кичерә алмаган булыр иде. Әбит ышанычсыз энесе аны үтерәчәк иде. Әйе, Мөхәммәтгалим бәкне кемдер укка алды, азатлары алдында Сәлим ханның намусы саф иде. Намусы саф, әмма йөрәкне әллә ни тырный, күңел түрендә әллә ни көйри. Инде тынычланырга вакыт, ике туган арасындагы канлы бәхәс үзара корал күтәрми генә хәл ителде. Ләкин кан барыбер аның исеменнән коелды. Шуның белән аның исеменә кара тап төшәчәк. Бу тап аннан гомере буена да җуелмас. Энесе Мөхәммәтгалим бәкнең балаларының балалары моны хәтерләр, бер алар гына да түгел, бөтен Болгар халкы хәтерендә сакланыр ул. Ә яман хәтер иң изге теләкне дә яман итүчән, кылынган игелекне аяк астына салып таптаучан була.
Сәлим хан авыр уйларыннан арынырга теләде, күтәрелеп, кәтибенә карады.
– Барысын да яза барасыңмы, кәтиб? – дип сорады. – Яз, яз, тарих ул – халык хәтере, тарих ул – үрнәк вә гыйбрәттер… Карале, Хафизҗан, нигә син һаман өйләнмисең?
– Йөгәнем юк, ханиям.
– Өйләнү өчен йөгән кирәкме, Хафизҗан? Хатын-кыз ат түгел ләбаса.
– Нәфрәте ашкан чакта, хатын-кыз аттан да яман, ханиям.
Сәлим хан тыенкы гына итеп кеткелдәп көлеп алды.
– Ибраһим атамыз, мәрхүм, ир терәге – хатын, хан канаты— углан, дияр иде. Өйлән. Балаң булыр. Вәзир Камай да өйләнде әнә.
– Изге теләгегез өчен рәхмәт, ханиям. Сез дә фатиха биргәч, уйлап карыйсы итәрем.
– Уйлап кара, Хафизҗан, уйлап кара. Ләкин бик озак уйлама, хатын-кыз озак уйлаганны яратмый.
Кәтиб Хафиз каләмен кара савытына куйды да, аягүрә басып, ханга баш иде. Сәлим хан ирен чите белән генә елмаеп куйды. Ул кәтибенә рәхмәтле иде, авырсу уйларын аз гына булса да читкә тайпылдырып алды.
Җик Мәргән хатыны Зәйтүнә белән оста Дәүран өенә урнашты. Иртән аны әмир чакырып алды һәм Дәүранның Назлыгөл артыннан Ибраһим каласына юнәлүе турында әйтте. Җайдак атлары һәм коралы булса да, оста белән бер-бер хәл булмагае дип борчыла иде әмир. Җик Мәргән исә, Мамак, Артык һәм Зәйтүнәнең кичә үк Назлыгөлне хан кулыннан коткарырга китүләре хакында белсә дә, Хаҗига әйтергә кыймады. Әмирнең эшне бозып куюы бар иде. Назлыгөлне ниндидер юллар белән алып кайткач та, ул Казан кирмәненә яптырды, әмир Хаҗига белдермәскә булды. Ата белән углан арасына кереп булмый, әмирнең