Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
арада хан мәргәннәре Мөхәммәтгалимнең җансакчыларын аерып алалар. Ук очар арада, күзгә-күз каранып дияргә була, абасы белән энесе генә кала.
Сәлим хан үлемнән курыкмады. Белә иде, энесе Мөхәммәтгалим җиңгән хәлдә дә барыбер тәхеткә утыра алмас, аңа угланы әмир Илһам каршы төшәр, чөнки гаскәр аның кулында. Угланына ул хакта сөйләргә теләсә дә, Сәлим хан әйтми торырга ниятләде, чөнки ахыры шулай буласына иманы камил иде. Аннары батырга батыр чыкканда, сөңге сайлавының да хикмәте бар. Сәлим хан яшьтән үк сөңгене төз атты, шул ук вакытта кылычта да оста алышты. Ахыр чиктә барысы да Алла кулында иде. Әмма ханга бер нәрсә ачык: ул исән чакта Мөхәммәтгалим Болгар тәхетенә утырмаячак.
Мөхәммәтгалим бәкнең аты, җансакчыларын бүлеп алгач, ямансулап кешнәде. Бер көтүдә үскән, бер болында утлаган ишләреннән аерылуын сизүе идеме хайванның, бер Хода белә. Атының ямансулап кешнәвеннән Мөхәммәтгалимнең ачуы гына кайнады. Ул атына каты итеп сукты да абасына таба кузгалды.
Бер анадан тумасалар да, алар бертуганнар иде. Туган туганга кул күтәрү зур гөнаһтыр, әмма мөселман дөньясында да тәхет өчен булган бәхәсләрдә туган туганга каршы чыгу гадәткә әверелеп бара иде инде. Хәер, моның яман мисалын әүвәл башта мөселман хәлифәләре үзләре үк күрсәтте. Мөхәммәтгалим бәкнең абасына каршы чыгуы шул яман үрнәкләрнең дәвамы гына иде булса кирәк.
Ханның да, бәкнең дә башларында тимер очлым, терсәк-тезләренә каплагычлар куелган, өсләрендә исә кыска җиңле челтәрле тимер күлмәк. Шулай бердәй киенергә вә коралланырга сөйләшкәннәр диярсең.
Ярты юлга җитүгә, Мөхәммәтгалим атны туктатты, ук садагын салып ташлады, кылычын ычкындырып бер читкә ыргытты, кулына озын саплы сөңгесен алды. Абасы Сәлим ханның сөңгедә оста орышканын белә иде ул. Әмма төрки дөньяда борын-борын заманнан бирле, батырга батыр чыкканда, сөңге белән орышканнар. Мөхәммәтгалим бәк үз көченә үзе ышана һәм абасын җиңәсенә иманы камил иде.
Батырга батыр килә, кулларында сөңге. Юк, батырга батыр түгел, туганга – туган, ханга каршы бәк килә.
Азатларның барысы да тын алырга куркып туктап калган. Чөнки мондый хәлгә шаһит булганнар бик сирәк бит, ике батыр гына көрәшми ич.
Чаптырып килгән җайдан Мөхәммәтгалим бәк ни сәбәпледер атын кисәк кенә бора һәм берара бер урында таптана.
– Атның канын кыздыра, күр әле моны, – диләр күзәтүче азатлар бәкнең бу хәленә.
Сәлим хан атын куаламый, бер чама гына юырттырып, энесенә якынлаша. Энесен күптән күргәне юк, егерме еллар булыр. Гаҗәп, ул энесендә тәүге таныш чалымнар күрмәде, аңа таба гүя ят бер кеше килә иде. Яшь чагында Мөхәммәтгалим уктан оста атар, мәргән атын йөртер иде.
Кемдер:
– Сәлим хан җиңә, Сәлим хан җиңә! – дип кычкырды.
Әмма Сәлим хан берәүне дә ишетмәде, туганыннан башка берәүне дә күрмәде. Ара якынаюга, Мөхәммәтгалим бәк акыра-бакыра башлады, әйтерсең дию пәриенә каршы килә иде. Аның акыруыннан Сәлим хан курыкмады, ләкин сискәнеп куйгандай