йомган икән бит. Хәзер күзләрен ача да, дөнья яп-якты була. Нәрсә бу? Күз кабакларын авыр әйбер белән бастырып куйган кебек. Ул һаман саен тизрәк оча. Әллә шулай тиз очканга күзне ачып булмыймы? Берни дә күренми… Җиргә ерак калды микән? Юк, юк, тизрәк күзне ачарга кирәк! Юкса… Әнә керфекләр селкенде. Димәк, ачып була. Әнә еракта, бик еракта алсу яктылык сирпелә. Кояш нурлары… Кояш чыгып килә. Ә җир күренми. Колак шаулый, колак төбендә җил сызгыра. Ә җир һаман юк. Әллә җир бөтенләй юкка чыкканмы? Әллә ул төпсез упкынга очканмы? Алай дисәң, әнә кояш нурлары да күренә. Иптәшләре генә юк. Ә-ә… Аның парашюты ачылмаган бит! Димәк, алар артта калган… Хәзер менә, соңгы көчен җыеп, боҗраны тарта да… Ур-ра, ачылды!.. Әнә баш очында ап-ак гөмбәз! Әкренәйде. Ул хәзер әкрен генә оча, җилдә чайкала-чайкала әкрен генә оча. Әнә аяклары да җиргә тиде…
Рифкать авырлык белән генә күзләрен ачты. Күзләрен ачты да, куркыныч төштән айнып җитмәгән сабый кебек, тагын бер ыңгырашып куйды:
– Башым…
– Аңына килде…
«Аңына килде! Аңына килде!» – дип чыңлады аның колагы.
Баш очында ап-ак гөмбәз талгын җилдә җилфердәп торды-торды да ап-ак җәймә булып аның өстенә ташланды. «Чуалды, парашют чуалды, – дип уйлады Рифкать. – Тизрәк аннан котылырга да алга чабарга кирәк…» Ул куллары белән чәбәләнде, аяклары белән тыпырчынды. Ә нишләп «Атакага!» дип кычкырмыйлар? Нишләп бу десантниклар ап-ак парашютка төренгәннәр дә бер урында тик басып торалар. Йөзләре дә бик кырыс. Парашютны вакытында ача алмаганга ачуланалармы аңа?
– Ят, Рифкать, ят, торырга ярамый сиңа.
Рифкать, аптырап, күзләрен ныграк ачты. Күз алдындагы аксыл томан әкренләп сыегайды. Иң беренче булып каршындагы тәрәзә һәм аның артындагы кояш пәйда булды. Аннары ул ап-ак түшәмне, ак стеналарны, ак халатлы кешеләрне төсмерли башлады.
– Нәрсә булды? – дип дәште ул, ләкин тавышы бик зәгыйфь булып, хәлсез пышылдау булып чыкты.
Рифкать ачу белән тамагын кырып куйды да бар көченә кычкырмакчы булып авызын ачты, ләкин шулчак тагын чәнчеп-чәнчеп башы авырта башлады, һәм бөтен гәүдәсе буйлап күтәрелеп килгән әрнү катыш җан авазы тамак төбендә буылып калды. Ул тешләрен кысып ыңгырашты, күзләрен чытырдатып йомды.
– Шприц! – диде кемдер.
Менә аның аркасы черки тешләгән кебек аз гына авырту сизде, менә бөтен тәненә акрын-акрын гына җылы йөгерде, күз алдындагы куе кызыл пәрдә теләр-теләмәс кенә күтәрелде һәм бөтен тирә-як тагын ап-ак төскә керде.
– Бирешмә, егет! Солдат бирешмәскә тиеш!
Рифкать тавыш килгән якка борылмакчы булды, ләкин башы тыңламады, тарттырып бәйләгән кебек, үз урынында ята бирде.
– Кыймшанма, кыймшанма, сиңа кыймшанырга ярамый, – диде шул ук тавыш.
«Кем соң бу? Нинди таныш тавыш соң бу? Нинди кешеләр җыелган монда? Кайда соң мин?
Ә-ә-ә! Ул парашютына чуалган да, болар аңа булышырга, аны коткарырга килгәннәр!»
Рифкать сүрән генә елмаеп куйгандай итте. Күзләрендә кабынган елмаю бит алмаларында бераз алсуланып торды да иреннәренә барып җитә алмыйча сүнде. Ул тагын күзләрен ачты һәм, каршысында басып торган өлкән яшьтәге хәрби кешене күреп, бераз аптырап калды. Җилкәсенә ак халат япкан кеше, урындык алып, аның янәшәсенә