Җәлилне укыдым
Тау битендә, хәрби частьта…
Качкан чагы йокының.
Палаткада солдатларга
Мин Җәлилне укыдым.
Сөйләп бирдем язмышын да, —
Сүзгә-сүз, дим, бәйләнсен.
Җирдә муллык арткан чакта,
Артсын шигырь бәясе!
Тирә-юнь тын. Шомлы тынлык,
Килми сүзсез ятасы.
Күктәге ай әйтерсең лә
Гильотина балтасы.
Укы, диләр, тагын укы,
Күңел моңга сусаган!..
Эчте алар таңга кадәр
Шигырь тулы тустаган.
– Җәлил нинди булган? – диләр. —
Юашмы ул? Усалмы?.. —
Нәрсә әйтим? Мин үзем дә
Бүген ачтым Мусаны.
Шагыйрьләрнең язмышлары
Уртак, ахры, күрәсең…
Моабитка охшаттым мин
Пули-Чархи[3] төрмәсен.
Ил буена шигырьләрнең
Төшкән чакта тиражы…
Шигырь укып, таң аттырдык,
Өнемме бу, миражмы?
Бәясе арта шагыйрьнең,
Афәт килгәндә илгә…
Солдат булып атакага
Барды бүген Җәлил дә.
Тау битендә, хәрби частьта
Укыдым мин Мусаны…
Шушы төнне минем өчен
Бар кеше намусланды.
Йолдызлар белән янәшә
Советлар Союзы Герое, хәрби очучы
В. Гайнетдинов истәлегенә
Елыйсы да килә бүген,
Килә күк көләсе дә…
Карап барам… ак чалмалы
Һиндекуш түбәсенә.
Соры таулар, ак кыялар…
Күңел сыктый яшелгә.
Әй, Һиндекуш, кочагыңда
Яманлыкны яшермә!
Хәнҗәр кебек очлы кыяң
Җан ярама кагыла.
Кыялар да иминлекне,
Хөрриятне сагына.
Янәшәмдә – ак болытлар…
Кара төс юк биектә.
Тик агармый кара кайгы,
Ак болытка тиеп тә.
Биекләргә менгән саен,
Офык ягы яктыра.
Очам кебек йолдызларга
Хыялым канатында.
Сүнәр тиздән ай-йолдызлар,
Төн үтәр, сагыш узар.
…Кабыныр шулчак күңелдә
Зираттагы йолдызлар.
Тыйнаклык
Әфганстан – горур таулар иле…
Мин – Иделдән, иркен үзәннән.
Күзләремне ала алмый тордым
Ак пәрәнҗә япкан гүзәлдән.
Безнең кызлар хәзер ярым шәрә,
Шәрә йөрү бездә «дәрәҗә».
Каплый алмас безнең гөнаһларны,
Яшерә алмас бары пәрәнҗә.
Сезгә килгәч, калдым тыйнакланып,
Чистарды җан, уйлар үзгәрде.
Пәрәнҗәңнең бер почмагын гына
Күтәрсәңче, әфган гүзәле!
Башка берни кирәк түгел миңа,
Тик бер елмай, әгәр яраса…
Шәрә кызлар тыйнакланыр хәтта,
Күзләреңне сирпеп карасаң.
Серле булган саен арта икән
Гүзәллеге хатын-кызларның.
Еллар буе җуйган хисләремне
Монда табып, бүген кызардым.
Яхшыгамы,