Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10


Скачать книгу

Аллага һәм патша хәзрәтләренә буйсыналар. «Государьны без таныйбыз һәм аның өчен дога кылабыз, әмма безгә дәүләт кирәк түгел». Г. Вәисов Дәүләт Думасының да кирәк түгеллеген әйткән. Вәисиләрнең хыялы – Болгар җиренә күчеп утырып, шунда аерым община төзү. Шул максаттан чыгып, алар патша казнасыннан 100 000 сум акча сорыйлар, әмма прошениеләре җавапсыз кала. Үзләреннән таләп ителгән налогтан һәм дәүләт паспортыннан баш тарткач, вәисиләргә патша администрациясе тагын игътибар итә. Паспортка мөнәсәбәттә аларның үз программалары бар: алар, гомумән, паспортка каршы түгел, ә андагы «татар», «мещан» дигән терминга каршы. Гайнан ишан үзенең мөритләрен болай дип әйтергә өйрәткән: «Мин татар түгел, крестьянин түгел, раскольник түгел, потка табынучы мәҗүси түгел; җир белән күк арасында никадәр аерма булса, татар белән безнең арада да шулай, ут белән су арасында да аерма шулай… Без беркем белән дә катнашмыйбыз, без алардан акылыбыз белән, йорт-җиребез белән аерылабыз, алар белән уртаклыгыбыз юк, без – иске диндәге мөселманнар җәмгыяте, Вәисовның Алла полкы». Үзеңнең протестыңны болай белдерергә: «Сез антихрист этләр, дин юлбасарлары, нәләт сезгә, нәләт, бәддога, мең тапкыр нәләт…»109.

      Е. В. Молоствованың язуына караганда, вәисиләргә рус чиркәвендәге раскол да тәэсир иткән булуы мөмкин. Вәисиләрнең сөйләве буенча, Иван Грозный, Казанны алганда, боларның болгар бабалары патшага ярдәм күрсәткәннәр һәм шуның өчен грамота алганнар. Ләкин ул грамота кәгазе югалган. Бу грамотада, имеш, Иван Грозный аларга мәңгегә файдаланырга борынгы Болгар җирен вәгъдә иткән булган һәм бары тик җир налогы (десятинага сигез тиен) гына түләргә кушкан. «Без налог түләргә теләмибез, чөнки хөкүмәт безнең мәгариф эшен кайгыртмый», – диләр вәисиләр. Вәисиләр патша судын һәм хәрби хезмәтне инкяр итәләр. Арадан берсе – Мөбарәкша Гаделшин, солдатка чакырылгач, өстенә шинель киюдән һәм мылтык тотудан баш тарта, моны азат итүләрен сорап, вәисиләр Казанның воинский начальнигына прошение бирәләр. Гаделшинга хөкем була, һәм аны ике елга дисциплинар батальонга җибәрәләр.

      Хәрби хезмәттән баш тарту вакыйгасы Л. Н. Толстойга ишетелә. Толстой моның белән бик кызыксына. Л. Опульскаяның язуына караганда, Толстой, милитаризмга каршы бөтен дөнья халкы гына көрәшә ала, дип уйлаган. Ләкин «көрәш» дигәнне Толстой барлык кешеләрнең дә хәрби хезмәттән баш тартуы формасында, пассив көрәш мәгънәсендә аңлаган110. Л. Н. Толстой үтенүе буенча, Казанга язучы И. Ф. Наживин (1874 елда туган, Октябрьдан соң – эмигрант) килә һәм Гайнан Вәисов белән күрешә. 1909 елның 7 гыйнварында Вәисов, Ясная Полянага хат язып, И. Ф. Наживиннан үзен Толстой белән очраштыруын үтенә. Л. Н. Толстой 15 гыйнварда Казанга хат яза.

      «Ясная Поляна, 15 янв. 1909 г.

      Любезный брат,

      Ходзя-Мухаммед Гинанутдин Ваисов. Очень рад был получить известие от И. Ф. Наживина о вашем желании приехать ко мне. Я уже давно желал узнать подробности о том, как вы понимаете бога и жизнь человека на земле. По тому, что слышал о вас, надеюсь, что наши взгляды будут одинаковы. Если