М. Фәйзи бу вакыйганы ишеткән һәм көен дә отып алган. Шуннан соң гына пьеса язарга утырган. Көйнең исеме «Сәгыйдәбану» булганлыктан, ул драмасын шулай исемләгән. Бераздан җыр тексты һәм ритм таләбенчә кызның исемен Галиябануга үзгәрткәннәр (Казан утлары, 1974, № 8).
Моннан күренгәнчә, язучының көндәлек дәфтәрләре ул тудырган әдәби образларның прототипларын ачуда иң ышанычлы чыганак була икән. Инде кайбер нәтиҗәләр ясыйк:
1. Әдәби герой йә гел иҗат фантазиясеннән генә туа, йә тормыштагы бер яки берничә кешедән «ясала». Язучы һәр ике очракта да тулы ирекле.
2. Прототип итеп язучының үз тирәсендәге шәхес яки кеше сөйләве буенча тасвирланган шәхес алына.
3. Язучы әдәби героена еш кына прототибының исем-фамилиясенә якынрак исем-фамилия бирергә тырыша. Болай эшләү аның иҗат эшен җиңеләйтә.
4. Прототипларны ачу әдәбиятның тормыш белән бәйләнеше дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә.
5. Прототипларны ачу юлында язучының публицистикасы, хатлары, көндәлекләре, аның шәхесе турында башка кешеләрнең истәлекләре, теге яки бу язмалары, тарихи хезмәтләр, фактларны чагыштырып карау һәм әдәбият белгеченең шул чорны белүе зур ярдәм итә.
Татар әдәбиятында «кара көч» образы123
Әләкчеләр, мәхбүсләр, җәлладлар…
Яңа революцион күтәрелеш елларында кара көчләр – провокаторлар, шымчылар, жандармнар белән көрәш татар демократик әдәбиятында зур чагылыш таба. Бу көрәш әдәбиятка бөтен бер тематика булып килеп керә. Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек язучылар, сатирик журналлар яңа революцион күтәрелеш елларында икейөзлеләрне, кара эчлеләрне, сатлык җаннарны тәнкыйть уты астына алалар.
Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Тукай кебек әдипләрнең илдә барган политик атмосфера белән якыннан таныш булганлыгы, рус әдәбиятының прогрессив казанышларын үзләштереп барганлыклары – мәгълүм нәрсә. Татарлар арасындагы политик атмосфера да бөтен Россиядә урнашкан атмосферадан, нигездә, аерылмый. Әдәбиятта да шулай: рус әдәбияты белән бер ук вакытта сатлык җаннарны образ буларак әдәбиятка кертү процессы башлана. Бу тема беренче чиратта Тукай иҗатында активлашып китә. 1910–1913 елларда Тукайның дөньяга карашында, бер яктан, кара көчләрнең хакимлек итүе вакытлы гына икәнлеккә ышаныч арта барса, икенче яктан, үзен чолгап алган мохиткә, үзе тирәсендә чуалган буржуаз-мещан интеллигенциясенә шикләнеп карау тенденциясе көчәя.
Монафикълар камап һәр дүрт ягымны,
Күрәлмим мин кояшым һәм аемны.
Шагыйрьнең иҗатында җан сатучылар, монафикълар сурәте күренә башлый. Тукай, шәхес буларак, бу чорда керләнмәскә, пакьлеген сакларга тырыша. С. Рахманколыйга багышлап язган (К. Мостакаев искәрмәсе, Г. Тукай, 2 т., 356 б.) шигырендә дә ул монафикълар, вак җанлылар, доносчылар белән тулган татар тормышыннан үзен аерып куя, алардан читтә торырга дустына вәгъдә бирә:
Белеп тор, мин чыгармын таш күңеллеләр арасыннан,
Көлеп тормам