буларак тәнкыйть ителә башлый. Ишминең «тырышлыгы» белән унынчы еллар башында уку йортлары туздырыла башлагач, аңа каршы язылган мәкаләләр күбәеп китә… Аның сатира объекты буларак матур әдәбиятка килеп керүе дә нәкъ шул чорга карый. Тукай 1910 елда язылган «Кайда? Кем?» дигән шигъри фельетонында аны «фетнәле эшләр башында» торучы тәдәнни (артка өстерәү) арбасы дип атый.
Бәдбәхет мәлгунь кеше кем, дусларым?
Бер авылның чалмалы карт марҗасы!132
Ләкин бу текст «Яшен ташлары» (1911) җыентыгында гына шулай «юашландырылган». Тукайның кулъязмасында һәм беренче тапкыр басылган «Ялт-йолт» текстында «чалмалы карт» конкрет аталган. Анда болай:
Бәдбәхет мәлгунь кеше кем, дусларым?
Түнтәр авылы чалмалы карт марҗасы133.
Озак та үтми, шагыйрь бу шәхескә яңадан әйләнеп кайта. Бу юлы ул аны типиклаштыру юлы белән бирә. Ишми Кушмыйга әйләнгән.
Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы,
Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.
Безнең урам – таш урам, ташу ага басудан,
Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан134.
Нәкъ шул ук вакытта Ишми ишан образы Ф. Әмирхан фельетоннарында еш күренә башлый. «Бар иде, ди, бар иде, ди» исемендәге фельетонында ул Ишмине надан муллалар арасында яшәргә җайланган доносчы дип атый135.
1910–1912 еллар, шулай итеп, татар демократик әдәбиятында әләкчелекнең, социаль явызлык дәрәҗәсенә күтәрелеп, актив рәвештә тәнкыйть ителә башлаган чоры була. «Гайбәт»не, «әләк»не тәнкыйть итү белән бер чорда унынчы еллар татар әдәбиятына кара буяулар – төрмә, палач, суд, тоткынлык тематикасы да килеп керә. Моның да татар әдәбиятында борынгыдан килгән традициясе бар иде. Игътибар итсәк, Кол Галидән башлап ХХ йөз башына кадәр татар әдәбиятында, башлыча поэзиядә, зиндан телгә алынып киленә. Мәхәббәт геройлары Йосыф та, Таһир да, Бүзьегет дә зинданга эләгәләр, кайберләре шунда корбан булалар. Кол Гали дә, Сайяди дә, Курмаши да, Көнчыгыштан килгән гуманистик традицияләрне баетып, мәхәббәтнең зинданнан, палач балтасыннан көчле икәнлеген исбатларга тырышалар. Ләкин XVIII–XIX гасырларга таба самодержавиенең реакцион милли политикасы көчәйгән, катлаулана барган саен, татар әдәбиятында зинданның мәхәббәт герое өчен түгел, гомумән, гадел, туры сүзле кеше өчен икәнлеге сурәтләнә башлый. Донос аркасында үзе зиндан күргән Утыз Имәни, мәсәлән, мөнәҗәтләрендә болай дип Аллага дәшә: дүрт кешенең капкасына бардырма: судья, мөфти, губернатор, патша; дүрт нәрсәне күрсәтмә: фәкыйрьлек, бурыч, авыру, төрмә; дүрт кешенең бәлаләрен күрсәтмә: бозыштыручы, хәйләкәр, шымчы, патша. Акмулла да донос корбаны була, зинданга эләгә. Акмуллада исә зиндан конкретлаша: аның «эчендә нахак та бар, хаклык та бар». Нахаклары кемнәр соң?
Кай адәм ун ел ятыр, озак калган,
Эшләре Петербурга озап калган,
Һиммәтле кандай ирләр заегъ булып,
Аягы кисәп менән тозакланган136.
Көнбатыш әдәбияты тәэсирендә иҗат иткән З. Бигиевтә төрмә функциясе үзгәрә: мәгърифәтче