язучы аерым бер кешенең фаҗигасе итеп бирүдән ерак тора. Һәм фаҗиганең нәтиҗәсен дә бер Әхмәткә генә кайтарып аңлатмый, ә гомумкешелек фәлсәфәсеннән чыгып аңлата. «Җәмгыятьсез адәм тора алмый, ул адәм җәмгыять белән яратылган, шуның белән үләчәк, аңарга каршы килү – бик зур җинаять… Үз халкыңны сөю – беренче бәхеттер» дигән гуманистик йомгаклау белән әсәр тәмамлана. Әлбәттә, авторның иҗтимагый карашлары чикләнгән. Г. Газизнең «халык» төшенчәсенә җәмгыятьнең барлык катлаулары да керә. Язучы җәмгыятьнең капма-каршы сыйныфлардан торуын күрми яки күрергә теләми.
Ләкин моның белән әсәрнең әһәмиятен сызып ташларга ярамый. Хикәянең әһәмиятен язучы алдында торган төп бурычтан чыгып бәяләргә кирәк. 1912–1913 еллардагы язучыларның яшерен җыелышларында катнашкан автор үз хикәясендә нинди бурыч куйган соң? Аның «үз алдына куйган төп бурычы, – ди Г. Газиз хикәяләренә сүз башы язган Р. Гайнанов, – провокаторның чирканчык тибын укучы күз алдына китереп бастырудан, аңа карата тирән нәфрәт уятудан гыйбарәт». Һәм автор «җәмәгатьчелектән, халыктан аерылып, хыянәтчелек сазлыгына баткан типның сынын килеш-килбәте, кыланыш хәрәкәтләре белән күз алдына китереп бастыра, укучыда андый хәшәрәт шәхесләргә карата көчле нәфрәт уята»143.
«Олугъ ләгънәт» хикәясенең әһәмияте әнә шунда.
Бу хикәянең тууын И. Нуруллин 1911–1914 еллар татар әдәбиятында «урталыкта калган катлауга» игътибарның артуы» белән бәйләп карый. И. Нуруллин шул чор татар прозасыннан «урталыкта» яшәүче бөтен бер типлар галереясын алып тикшерә. Болар – Ф. Әмирханның «Урталыкта» романындагы Хәсән Арысланов, Ш. Камалның «Көзге яңгыр астында» хикәясендәге Гайфи хәлфә, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендәге артист Җәләл, шагыйрь Габделхак һ. б.144 Болар – йә идеалсыз, көчсез, йә вак идеаллы кешеләр. Татар тормышында мондый типлар байтак була һәм әдәбиятның аларга игътибар итүе бик табигый иде. Әйтергә кирәк, унынчы еллар прозасында бу «объектны» И. Нуруллин беренче буларак тикшерде. Ләкин Әхмәт хәлфә антрепренер булып халыкка культура хезмәте күрсәтергә хыялланган артист Җәләл, карарсыз, җыйнаксыз, ләкин белем алырга тырышып йөргән аттестатник Хәсән Арысланов, юаш, вак тормышлы Гайфи хәлфәләргә караганда катлаулырак. Ул урталыкта калмый, кара көчләр ягына чыга. Әхмәт хәлфә, шулай итеп, Г. Газиз тарафыннан социаль явызлык тибы буларак бирелгән.
«Урталыкта» мәсьәләсе – зур мәсьәлә. Яңа революцион күтәрелеш елларында бу теманың әдәбиятка килеп керүе һич тә очраклы хәл түгел иде. Унынчы еллар – интеллигенция арасында дифференциянең көчәйгән чоры. Мәгълүм булганча, Бишенче ел революциясендә күптөрле политик агымнар катнашты. Революция җиңелде. Интеллигенциянең бер катламы большевиклар партиясе җитәкчелегендә самодержавиегә каршы көрәшне дәвам иттерде. Икенче бер катламы исә революция вакытындагы идеалларыннан йөз чөерде, өметсезлеккә, анархистик настроениегә бирелде. Бу катлам бәрелде, сугылды, эчүчелеккә бирелде, әмма иң күбе патшаны, дөньяны сүгүдән