шәхесләр: надзирательләр, жандарм офицерлары, ришвәтчеләр, чиновниклар һәм, ниһаять, политик тоткыннар – барысы да Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларны тулыландыруга ярдәм иткән булулары мөмкин.
Провокаторның чирканчык тибы
Политик очерклардан тыш, «кара көчләр»нең аерым типлары хикәя һәм романнарда тасвир ителә башлый. Арадан иң характерлысы – Г. Газизнең «Олугъ ләгънәт» хикәясе. Хикәянең 1912 елда язылган булуы очраклы түгел. Татар интеллигенциясе арасында охранка агентларының иң активлашкан чоры бу. Әлбәттә, хикәя патша цензурасы тарафыннан тоткарлана. Әсәр бары тик 1917 елгы Февраль революциясеннән соң гына дөнья күрә. «Бу хикәя 1912 елда язылган булса да, цензура аркасында хөррияткә кадәр матбугатка чыга алмый торган иде»142, – дип яза автор.
1912 елга кадәр аерым мәҗлесләрдә генә уку өчен вак-төяк кызыклы хәлләр, обывательләр тормышыннан алынган кечкенә вакыйгалар турында хикәяләр язган Г. Газиз иҗатында «Олугъ ләгънәт» хикәясе – беренче җитди зур әсәр. Хикәядә без беренче рус революциясе елларында халык хәрәкәтенә кушылып азмы-күпме активлык күрсәткән Әхмәт образын күрәбез. Бу образ белән Г. Газиз тормыш вакыйгаларын реалистларча сурәтләүгә ирешкән. Автор бигрәк тә жандармериянең мәкерле ысулын ачуда зур осталык күрсәтә. Жандарм офицеры Әхмәткә турыдан-туры провокатор булырга тәкъдим ясамый. Патша жандармериясенең азчылык милләтләр арасында эш алып барган чиновниклары үзләренең кара эшләрен башкаруда андый тупас алымнардан узганнар иде инде. Ул Әхмәткә бары тик «гыйльми хезмәт» язарга, «государство файдасына бергә эшләү»не генә тәкъдим итә. Әхмәтнең «Сез мине шпион ясамакчы буласыз?» дигән соравына каршы ул: «Алла сакласын, ул нинди термин?» – дип, җәберсенгән булып кылана. Бу – жандармериянең «сарык тиресе ябынган бүре» икәнлегенә бер дәлил. Әсәрнең тормышчанлыгын күрсәтә торган тагын берничә деталь характерлы. Алда язылганча, патша администрациясе татарлар арасындагы прогрессив хәрәкәтнең һәртөрле формасын панисламизм дип атый иде. «Олугъ ләгънәт» хикәясендә әнә шул хәл жандарм офицерының бер җөмләсе белән ачылган.
«– Шарт читен түгел, менә нәрсә… бит хәзер сездә панислам фикере таралган, ягъни ысулы җәдидә, менә шуларның…»
Хикәядә шундый эпизод бар: шәһәр күләмендә доносчыларны каргау була икән дигән хәбәр тарала. Хәбәр Әхмәтнең тынын, дөньясын кыса башлый. Җинаятьче үзенә урын тапмый. Җитмәсә, дәрестә бер шәкерте сорау бирә:
«– Хәлфә, донос нәрсә ул? Нигә ул кешеләргә иртәгә җомгадан соң нәгъләт укырга әзерләнәләр?»
Икенчесе:
«– Әй малай, беләсеңме? Бит Шәрифҗан хәзрәт мәчетендә иртәгә каһәр укыйсылар, ди. Шул донос ясаган кешеләргә».
Хикәядә Әхмәт тә шундый җыелышларның берсендә була. Психологик яктан бу киеренке моментны күтәрә алмыйча, ул аңын югалтып егыла. Бу эпизод әсәрнең тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылганын күрсәтә. 1911 елгы тентүләр вакытында, мәсәлән, Зариф Әмирхан инициативасы