href="#n145" type="note">145. Ар. Аверченконың «Робинзоннар», «Путаница» хикәяләре тулысынча шпиклар, провокаторларны тәнкыйть итүгә багышланган. XX йөз башы рус демократик тәнкыйте бу теманың Л. Андреев иҗатында да чагылыш тапканын билгели. Демократик матбугат аның «Иуда Искариот һәм башкалар» дигән хикәясендә артык икеләнмичә генә рус эшчеләр хәрәкәтенә үтеп кергән конкрет провокаторларны таный. Халык күңелендә Азеф, Гапоннарның исеме әле бик тә яңа, онытылмаслык иде146.
«Вакыт» газетасы кызыклы гына бер факт китерә: О. Норвежский дигән берәү, укучыларга анкета таратып, соңгы ун ел эчендә дөньяга чыккан әсәрләрнең иң ошаганын күрсәтүләрен сорый. Җавап бирүчеләрнең күпчелеге иң ошаган әсәрләр дип Л. Н. Толстойның «Яңадан туу» романын һәм Л. Андреевның «Иуда Искариот…» әсәрен атыйлар147. Бу хәл очраклы булмаса кирәк.
Татар әдәбиятында эре провокатор тибы беренче тапкыр Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романында очрый. Ләкин бу тип язучы тарафыннан үз заманында түгел, ә күп еллар узгач кына тудырыла. Ни өчен үз заманында түгел? Бу сорауга җавап – алдагы бүлекчәдә.
Архив материалларыннан – әдәби гомумиләштерүгә148
Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романының беренче вариантын 1914 елда яза. Ике табагы басылгач, патша властьлары әсәрнең тиражын конфискациялиләр149. Әсәрнең революциядән соң чыккан басмасы да, авторның әйтүенчә, «шул 1914 елгы кулъязма тексты буенча» эшләнә150. Г. Ибраһимовка «революциядән соңгы унбиш-уналты ел эчендә иске охранканың архивын күп тикшерергә» туры килгән151. «Безнең көннәр» романының яңа басмасы нинди принциплардан чыгып яхшыртылуы, идея-эстетик яктан тирәнәйтелүе турында Г. Ибраһимов үзе дә һәм аның иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов та күрсәтә152. М. Хәсәнов «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларның, вакыйгаларның тарихи җирлеген беренче буларак тикшерә. Әсәрдә бирелгән З. Булатовта ул большевик X. Ямашевка хас булган сыйфатларны, автор белән герое Сәхип биографиясендә күп уртак моментлар булуны һәм башкаларны ачыклый. Әсәрнең яңа вариантын эшләгәндә, Г. Ибраһимов, марксизм-ленинизмның революциядә пролетариат гегемонлыгы турындагы төп идеясен нигез итеп алудан тыш, «жандармерия, охранканың яшерен механизмын ачарга тиешле урыннарны тагын бик нык көчәйтергә кирәк» дип тапкан һәм «аеруча зинданнарны, тоткыннарны, палачларны» күңеле «туйганчы киңәйтә, тирәнәйтә баруны» үзенә бурыч дип санаган153. Әсәрнең беренче һәм икенче вариантларында охранканың механизмын ачу буенча Г. Ибраһимов матбугат һәм архивлардагы нинди чыганаклардан файдаланган соң? Бу сорауга җавап бирү өчен әсәрнең ике вариантын чагыштырып карарга кирәк.
Романның һәр ике вариантында татар палачы образы бар. Бу каян килеп кергән? Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимовның Киев төрмәсендә күргәннәре җәзалар, эшафотларга ук барып җитмәгән бит. Әсәрдә кат-кат