генә велосипед бар иде, Кара Чыршы кибетеннән теш порошогы белән вакса, ислемай һәм «Пушки» папиросы кебек әйберләрне Нургали генә ала иде. Ләкин сугыш башлангач, бу рәхәтлек челпәрәмә килде: Нургалине мәҗбүри рәвештә ФЗӨгә алдылар, өстенә кара гимнастёрка, башына кара драп фуражка кидерделәр. Аларны паровозларга утын әзерләү өчен урман эшенә җибәрделәр.
Сугыш барысын да үзгәртте.
Моңарчы басудан келт-мелт каз куып йөргән Шәйхи хәлфә янгын сараена каравылга килде. Элек тегенди- мондый мәзәк хәлләр сөйләнеп йөрергә яраткан карт кинәт кенә бик җитдиләнде. Германия белән таныш булуы халык арасында аның абруен күтәрде. Хәзер аны Шәйхи хәлфә дип түгел, Шәйхи карт, Шәйхи солдат дип йөртә башладылар.
Шәяхмәт берәр атнадан председательлекне кешегә тапшырырмын дип йөргән иде – барып чыкмады. Райкомга чакырдылар да кыска гына сөйләштеләр:
– Ничә яшеңдә?
– Алтынчыны тутырып маташу.
– Грамотаң бармы?
– Гарәпчә, латинча бераз сукалыйм. Теге узган ел керткән хәрефләре белән булып ук бетми әле…
– Менә нәрсә, иптәш Кәлимуллин. Колхозның иң җаваплы постларында эшләгәнең безгә мәгълүм. Билгеле, ялгышларың да булгандыр. Ләкин сезнеке шикелле кечкенә колхозга без әллә каян председатель эзли алмыйбыз. Вакыты шундый – эшли тор. Алдагы бюрода расларбыз. Үзеңне фронтта дип бел. Синең өчен фронт – иген басуы.
«Ялгышлар» дигәннән, Шәяхмәт бер нәрсәне хәтеренә төшерде. Мөгаен, яшь чырайлы бу егет элегрәк булган бер хәлне ишеткәне бардыр. Коммуна төзелгән еллар иде. Коммунаны авылда Шәяхмәт оештырды. Кыр станына чыктылар. Шунда яшәделәр, шунда эшләделәр. Дөрес, һәркем үз гаиләсе белән аерым бер почмакта йоклады. Тоташ юрган булмады. Менә беркөнне Корбан гаете килеп җитте. Нишләргә? Коммуна әгъзалары арасында ураза тотучылар, Хәбирә карчыкка фитыр сәдакасы бирүчеләр байтак иде. Гаеткә бер көн кала болар быжгый башлады. Авылга кайтабызмы? Гает укырга ярыймы? Бәйрәм ризыгын кем пешерә? Боларны авылга кайтару коммунаның абруен төшерү дигән сүз иде. Шәяхмәт төн буе кыр станындагы салам түшәгендә йокысыз ятты да иртәгесен коммуна ашханәсендә гомуми чуттан кабартма пешертте. Гает кабартмасы тәмле булды – Шәяхмәтнең шул көннән соң халык арасында дәрәҗәсе күтәрелеп китте. Ләкин бу хәл волостька ишетелеп, өч көн үткәндә, аны, кыр станыннан алып, авылга кайтардылар. Бераздан коммуна да таралды…
Райком ишегеннән чыкканда, ул шул көннәрне хәтерләде.
Шәяхмәт Ташлытаудан икенче кеше булды да кайтты. Кешенең эчендә ни барын кем белсен?
Ул тегәрҗеп белән эләктергән күзлеген хәзер борыныннан бер дә салмас булды. Сөйләгәндә русча сүзләр кыстыра башлады. Кырысланды. Ләкин эчтән сызды, көйде. Чыннан да, колхоз белән идарә итәрлек сәләт чамалырак иде. Моны ул үзе бик яхшы аңлый иде. Зәйнәб җиңги дә халык арасында сөйләп йөрде:
– Безнең Шәяхмәтнең белеме зур, грамоты гына юк, – диде. Нәрсә дигән сүз бу? Моны, белсә, Зәйнәб җиңги үзе генә белгәндер.
Ләкин иң катлаулысы бюрога әзерләнү булды. Шәяхмәт колхоз