Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2


Скачать книгу

ике кыз сәхнәдә: «Коммунистлар кемнәр алар? Алар безнең быратлар, кашыклы канга калганчы көрәшергә ырадлар», – дип җырлаганнар иде. Алай икән… Юк, әгәр иртәгә аңа шундый зур эш йөкләсәләр, Шәяхмәт кашыклы канга түгел, ә актык тамчы канга калганчы халык өчен эшләр, көрәшер…

      Ләкин иң гаҗәпләнерлеге бюро утырышында булды. Шәяхмәт белгән бөтен нәрсәне күңеленнән барлап бетергән иде инде – аны чакырып алдылар. Билен шөпшәдәй кысып буган сары чәчле бер хатын, Шәяхмәт карт килеп керүгә, папкасын тотып, нәрсәдер укый башлады.

      – Кәлимуллин Шәяхмәт, чыгышы крестьян, фәлән елгы, фәлән елда коммуна оештырган, партиясез, чит партияләрдә тормаган, чит илдә туганнары юк… – Беткәнче шуның ише. Колхоз турында ләм-мим. Ник кенә бер сорау бирелсен. Ул арада тавышка да куйдылар.

      – Расларга дигән тәкъдим бар, – диде кемдер.

      – Кем дә кем… Бертавыштан.

      Картның гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Ул шулай аңгырайган көе кайтып китәсе иде, ярый әле, райкомның беренче секретаре – Искәндәрев фамилияле шәһәр егете – Шәяхмәтне бюро утырышыннан озата чыкты. Тәмәкесен кабызып, тар коридорда картның җилкәсенә кулын куйды.

      – Син, иптәш Кәлимуллин, зур йөкне өстеңә алдың. Менә яшь кешенең киңәшен тыңла. Халык алдында бервакытта да үзеңнең көчсез икәнеңне күрсәтмә. Халык алдында җебеп төшмә. Сөйләгәндә ышаныч белән генә сөйлә. Аерым кешеләрне масса алдында сүкмә. Масса алдында күбрәк мактарга тырыш. Сүгәсе кешең булса – аерым сөйләш. Ат җиккәндә, үзең җик – кешедән җиктермә. Халык кара куллы җитәкчене ярата. Көчең җитмәс лодырь белән бервакытта да кеше алдында бәхәсләшмә. Без ярдәм итәрбез, ләкин үз башың үзеңдә. Ну, бывай… – Карт шунда гына аңына килде.

      …Председатель булып расланып кайткан көнне Шәяхмәт колхозның гомуми җыелышын җыйды. Үз гомерендә беренче мәртәбә җыелыш ачты. Мөмкин хәтле русча сүзләр кыстырырга тырышты.

      – Давайте, иптәшләр, алгарак узыгыз. Бик серьёзный әйберләр турында сөйләшәсе бар, – диде, клубка җыелган хатын-кыз, карт-корыга дәшеп. – Менә икенче атна сугыш бара. Колхозчылар җанын фида кылып тырышалар, иптәшләр. Әмма ләкин безнең колхоз членнары арасында эшкә салкын караучылар бар. Кайбер эштән турыдан-туры баш тартучылар – откащиклар бар. Эштән отказ бирү – бүгенгесе көндә җинаять эше. Откащикларга рәхим-шәфкать булмаячак. Эшкә чыгып та, адәм рәтле эшләмәгән иптәшләр юк түгел. Алар белән мин аерым сөйләшермен. Кайберәүләр уйлыйлар, шту мин үз кеше, малограмотный дип. Юк, җәмәгать, алты сукканга бер атлаган ала бия кебек йөрүчеләргә миннән пущады булмаячак. Птамушто, фронтка икмәк кирәк…

      – Иптәшләр, белеп торыгыз, – дип, сүзен тәмамлады ул, – безнең Кызыл Армия герман армиясен барыбер җиңәчәк, сугыш бетәячәк. Колхоз яңадан элеккечә булаячак…

      Бу беренче тапкыр чиркәнчек алу иде.

      Шулай да элеккеге Шәяхмәттән арынып председатель Шәяхмәткә әйләнү бик авыр барды. Менә, мәсәлән, телефоннан сөйләшүне генә ал. Тимерхан стенадагы телефонны бора иде дә, бугаз тамырларын бүрттереп, райондагы