чакырганнар. Бюроны икенче секретарь алып бара.
Бу кеше Тимерханга таныш. Зур башлы, зур борынлы. Фамилиясе – Хәйруллин. Утызынчы елларда берничә авылда избач булып эшләп йөргән иде. Аның исемен дә, фамилиясен дә белүче булмады, «ызбач» дип кенә йөртәләр иде. Фамилиясен белгән кешеләр дә, һәрвакыт башка Хәйруллиннар белән бутамас өчен, «баш Хәйруллин» дип йөртәләр иде. Сугыш башлангач ук Хәйруллинга бронь биргәннәр, дип сөйләделәр. Тиктомал зур борынлы кешенең бронь алуы халык арасында мәзәгрәк яңгырады, «Ызбачка борын биргәннәр» дип исләре дә китмичә сөйләп йөрделәр ул вакытта…
Хәйруллин зур борынына күзлек элеп куйган да кешеләргә күзлек өстеннән карый. Алдында ике-өч пачка «Беломор». Өстендә китель. Полковник дип белерсең!
– Йә, – диде ул, Тимерханның эше турында бюро членнарыннан бер хатын-кыз сөйләп биргәч, – йә, аклану өчен нәрсә әйтә аласың?
Тимерханның үпкәсе тамак төбенә күтәрелде. Мөмкин кадәр тыныч булырга кирәк иде.
– Беренчедән, – диде ул, – мин суд каршында тормыйм, ә үземнең партиядәшләрем янында басып торам.
Хәйруллин аңа мыскыллы караш ташлады.
– Нәрсә, икенче сүзең дә бармыни?
– Әйе, бар, иптәш секретарь. Мин ике ел ут астында йөрдем, минем белән Жуков һәм Рокоссовский сөйләшкәне бар, ләкин алар да миңа «сез» дип дәштеләр.
Хәйруллин нервланып папироска ябышты.
– Йә, йә син… Сез… бик остармагыз монда. Сез нәрсә, әллә фронттан кайттым дигәч тә, теләсә нәрсә эшләп йөреп булыр дип уйлыйсызмы? Җинаятегез турында сөйләгез! Сезгә кем рөхсәт бирде аванс өләшергә? Безнең указаниене ни өчен көтмәдегез? Шулмы сезнең фронттагы иптәшләрегезгә ярдәм итүегез? – Хәйруллин, калтыранып, пышылдауга күчте. – Коммунист, понимаете ли…
Ул берөзлексез папиросын чәйнәде.
– «Кара Чыршы» колхозы председателенә бюро членнарының сораулары бармы?
Тимерханның эше турында сөйләп биргән хатын тамагын кырды. Бу – районның прокуроры Улибаева икән.
– Сораулар юк, – диде ул, карандашын өстәлгә бәрә-бәрә, – мәсьәлә ачык. Вәлетдинов Тимерхан партиядә кала алмый. Йомшак күңелле булуны партия безгә гафу итмәс. Карарбыз, алдарак ничек эшләр.
Урындыклар шыгырдап куйды. Ачык тәрәзәдән тышта коеп яңгыр ява башлаганы ишетелде. Барысы да тышка таба борылдылар.
– Да-а, кызыл обоз киләсе көн иде бит бүген, – диде Хәйруллин, папиросын чәйнәп, – болай булса, эш харап.
Улибаева кулындагы карандашын өстәлгә бәрде.
– Алласын да тотып… фәлән итәргә… – Ул яман сүгенде.
Тимерхан тетрәнеп китте. Алай икән… Болар сугыш вакытында шулайрак өйрәнгәннәр икән… Хәзер хатын- кызлар да сүгенә икән. Ләкин яңгыр бик кирәк иде бит әле. Бәрәңгеләр көеп ята иде. Анысын ник уйламыйлар?
Хәйруллин сәгатенә карады.
– Ярар, иптәшләр, башка фикерләр юкмы? Кем дә кем… Бертавыштан… Иптәш Вәлетдинов, партбилетыгызны куегыз.
Тимерханның күз аллары караңгыланды. Тукта, бу бик таныш картина