олы капкадан Шәяхмәт тә күренде. Ата белән ул беравык бер-берсенә гаҗәпләнеп кара-каршы басып тордылар. Яңгыр, давыл басылган, инде яктырган иде. Шәяхмәтнең кара тамырлы куллары шешенгән, сакал бөртекләре баскан бугаз төере зәңгәрләнгән, бите-маңгае буялган. Нургалинең исә чәч араларына, колак тишекләренә ком тулган, өстеннән су, чалбар кесәләреннән ташлы ләм ага, күзләре пыялаланган. Ата да, ул да дәшмәделәр. Бу минутта ата өчен мондый көтелмәгән очрашу инде артыграк иде. Кеше дигәч тә, аның да сабырлыгының чиге була бит… Шәяхмәтнең сабыр канаты сынып китте.
– Йә, син нәрсә шамакай шикелле гурлаңны киереп торасың, авызыңа төкерим! – дип, Нургалинең юеш бугазыннан учлап тотты да төз лапаска таба этеп җибәрде.
Нургали, сөрлегеп, абзар кырыендагы сыер тизәгенә авызы белән барып төште. Ул, тончыга-тончыга чайкалып, әтисе каршына яңадан килеп басты. Нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин авызын ачып телен әйләндерә алмады. Тавышка Зәйнәб җиңги йөгереп чыкты. Ләкин болар барысы да башы гына икән әле. Шулвакыт капкадан Заһри кода килеп керде.
– Ярамый, ярамый, кода, айнысын, тимә малайга, – дип, Шәяхмәтнең арык беләгеннән тотты. Шуннан соңгысын карт аңышмады. Аңа хәзер кемнедер тукмарга кирәк иде, менә тукмардай кешеләр аның каршында берьюлы икәү…
– Һай Алла, чурт! – дип, сөякчел кулы белән Заһриның саргылт иреннәренә сугып җибәрде. – Син генә кирәгиең монда, авызыңа төкерим, ат карагы! – Күзен тондырып килгән Нургалине дә шул уңайдан бугазлап алды һәм яман көч белән селтәде. Нургали, нәкъ баягыча сөрлегеп, шул ук урынга яңагы белән барып төште.
Авыл очыннан көтүченең быргы тавышы ишетелде, кояш чыгар алдыннан исә торган җил яфраклардан тамчылар койды. Хәсрәте һәм шатлыгы белән дәһшәтле елның тагын бер көне туды.
…Яңгыр бик каты яуганлыктан, ул көнне көлтәләр сугарлык булмады. Карт-коры давылда кузгалган салам эскертләрен рәтләп йөрде, тик алар янына бүген председатель генә килмәде. Кичкырын аның үзенә беркетелгән туры атны янгын сарае янында сиртмәгә җигеп ятканын күрделәр, әмма төнгә таба кая барырга җыенганлыгын берәү дә белә алмады.
Миңа бит нибары кырык дүрт яшь…
Хисмәт белән Хәкимулла бер батальонда сугышка керделәр. Батальон беренче бәрелештә үк кырылып бетә язды. Алар Суслонгердан килгәннәр иде. Суслонгер лагеренда бер ай агач кистеләр, землянка казыдылар да бер төнне кинәт кенә товар поездына төялеп фронтка чыгып киттеләр. Суслонгер кешеләрне бик йончытты. Ашау-эчүнең рәте булмады, мунчалар салып аларны рәтләгәнче керләнеп беттеләр. Хәрби кием алганчы шактый гомер узды. Аяк киемнәре тетелеп бетте. Болай да йөрәге селкенеп кенә торган Хисмәт бу хәлләргә түзмәде – беркөнне политинформация вакытында үзен фронтка җибәрүләрен сорап тавыш чыгарды. Икенче көнне, землянкада төн утырып, ул үзенә чабата ясап киде. Взвод командиры булган грузин егете моны күреп шаккатты. Шуннан соң, хәрби обмундирование алганчы, Хисмәт бөтен взводка чабата ясап торды.
Инде Хисмәт үлем белән тартышып ята.
Бар