баш ничек чыдасын? Әнә ул Гыйззәтуллин кеше була алырмы инде?
Без, малайлар, класс бүлмәсендә калдык. Елмаерга тырыштык – булмады. Тәрәзә янына җыелышып, күзләребезне еракка текәдек. Беркем бер сүз дәшмәде.
Шулвакыт класс ишегендә тагын сары күлмәкле күренде. Җиңенә кызыл бәйләгән, димәк, бүген ул дежур укытучы. Безгә карамыйча гына, яны белән басып болай диде:
– Дежур укучы форточканы ача, парта өсләрен, тактаны сөртә. Калганнар барысы да коридорга чыгып, җырлы уенга керәләр.
«Ача, керәләр…» Бу сүзләргә җиңел холыклы Зарифуллин бик гарьләнде.
– Әллә ачмый торгандыр! Әллә керми торгандыр! – дип, ишек ябылуга ул бик нык үртәләнде.
Кара син аны, ә каян килгән куәт бу кешедә! «Ачыгыз» дими, «уенга чыгыгыз» дими. Юк, үзен алай ваксытмый. Хәтта безгә карамый да бит. Ачалар, керәләр, имеш.
Партадан башын күтәреп, иң беренче булып Гыйззәтуллин чыгып китте. Бичара! Мәктәптә җиде ел укып, аның бер генә мәртәбә дә кызлар белән җырлы уен уйнаганы булмагандыр. Шулай, Гыйззәтуллин теге сары күлмәкле янына үз ихтыяры белән китте. Әлтафи исә бик батыр кыяфәттә гәзит кәгазеннән ясаган карталарын чыгарды. Безнең арада кечкенә генә ыгы-зыгы булып алды. Сүзне Зарифуллин башлады:
– Нәрсә бу, бигрәк тагын, мыскыл итәм дигәч тә!
– Ие! Кызлар белән түгәрәк уен уйнарга, бигрәк тагы! Ничә ел колхозда эшләгән башың белән, оялмыйча!
– Һи, исегез киткән икән, уен уйнау мәҗбүри түгел. Чыкмыйм мин и вчу. Анысына билге куя алмый ул!
– Дөнья явызы ул, беләсең килсә. Белдеңме шуны? – Зарифуллин шул урында бүленеп калды. Чөнки ишектә сары сатин күренде.
– Зарифуллин, ни өчен уенда түгел?
Зарифуллин яланбаш тора иде, ниндидер аңсыз хәрәкәт ясап, башыннан бүрек эзләде. Ләкин бүрек парта астында икән.
– Абый, мин…
– Юк, син сорауга җавап бир: ни өчен син уенда түгел?
Зарифуллин шулай итеп бер сүз әйтә алмады. Ул бер читкә барып басты. Эшнең бик җитдилеген аңлаган Әлтафи, карталарын җыеп, тиз генә уенга таю юлын карады.
– Хәлимов, син кая барасың?
– Уенга барам, абый!
– Юк, тукта, урыныңда кал.
– Абый, мин уенга кермәкче идем.
– Юк, сың инде. Хәзер кермисең.
– Абый, керим инде, ә?
– Әйтеп торам: хәзер сың инде.
Әлтафи баскан урынында катып калды. Ни өчен соң? Нәрсәгә соң? Ну, бу укытучыларның сөйләшүе! Каның катарлык итеп сөйләшәләр бит! Һәм, гомумән, нигә «соң» дип әйтми, ә «сың» дип сөйли? Үзәккә үтәрлек булсын дипме?
Кара такта буена барыбыз да тезелеп бастык. Әле ике минут элек кенә барыбыз да геройлар идек. Ә хәзер уенга керергә ялынабыз – кертмиләр. Безнең маңгайлар каршында озын бармак уйный:
– Сез сугыш вакытында теләсә нинди тәртипсезлекләр эшләп өйрәнгәнсез. Бөгөн аңа нокта куябыз. Мин сезнең, болай булсагыз, каныгызга тоз салырмын! Сез – булачак педагоглар! Сезгә балалар белән уен оештырырга кирәк булачак. Ә сез тәрәзә янына җыелып карта сугасыз! Сезнең каныгызга тоз салырмын мин! Ә хәзер Хәлимов карталарын күтәреп минем янга