Шуны алып кайтсам, минем анам һәм балаларым көне буе тук булачаклар. Ишетәсеңме, бабай, бер көн буе! Ләкин мин аны эшли алмыйм. Намусым кушмый. Әгәр мин сезнең амбарыгызга кереп бер кило он алып чыксам, мин ни битем белән сезнең каршыга килермен?»
Шулай итеп, Улибаева башкаларга гына түгел, үзенә дә таләпчән, үзен һәм якыннарын да жәлләмичә, сугыш чоры законнары буенча яшәүче корычтай нык характерлы, көчле рухлы, намуслы шәхес күз алдына килеп баса. Татар әдәбиятында әлеге амплуадагы бу дәрәҗәдә төгәл һәм тулы ачылган башка образны табу мөмкин түгел.
Беренче әсәрләренең халык тарафыннан яратып кабул ителүе белән рухланган әдип олы жанр – роман язарга алына. «Фронтовиклар» (1971) романы, бер яктан, сугыштан соңгы көнкүрешне тергезү ягыннан беренче әсәр башлаган сөйләшүне дәвам итә. Язучы тормыш сурәтен унсигез яше тулуга университеттан фронтка киткән Рушад Сулимовның, сугыштан кайтып, авыл мәктәбендә балалар укытуы тирәсенә туплый. Гаять матур этнографик детальләрдә ваклап сурәтләнгән авыл көнитеше, кешеләр арасындагы самими мөнәсәбәтләр, сугыштан соңгы өмет белән тулы атмосфера, фронттан кайтканнарның психологик халәте, тоталитар режим кануннарының кабат кырыслануы… Болар җәмгыятькә, яшь буынга сугыш китергән авырлыкларны, борчу-фаҗигаләрне җанлы рәвештә күз алдына китереп бастыра. Фронттан кайтканнар исә шушы коточкыч кырыс атмосфераны, кешеләрнең кайгылардан тупасланган рухларын хакыйкать һәм кешелеклелек кануннары ярдәмендә үзгәртүчеләр булып гәүдәләнә. Язучы әлеге үзәк идеяне вакыйгаларда күп тапкырлар кабатлый. Әйтик, беренче тапкыр алтынчы класс каршына баскан Рушад күңеленнән мондый уйлар уза: «Рушад бу коточкыч көрәштән бер нәрсәне аңлады: әгәр шушы көе дәресне башлап җибәрсәң, бу класста ул беткәнче шул тәртипсезлеккә килешергә, шул хәлдә укытырга тиеш булачак. Бу җиңелү булачак иде. Һәм әгәр хәзер җиңмәсәң, Нәркис кебек, бу класстан баш тартырга кирәк иде. Фронтовик! Балалардан куркып баш тартырга… Юк, җиңәргә, бүген үк җиңәргә кирәк». Ягъни фронттан кайтканнар инде сугыш тәмамлангач, илне дошманнардан азат итү миссиясен үтәп чыккач та, тыныч тормышка кайтып, биредәге көнкүрешне тәртипкә һәм гармониягә китерү эшенә керешәләр. Алар бу вазифага да фронттагы кебек үк зур җаваплылык белән алыналар.
Роман жанрының колачлылыгы чорга хас күп кенә иҗтимагый-сәяси проблемаларны калкытырга мөмкинлек бирә. Хокуксызлык, курку, ачлык-ялангачлык, шәхес культы шәүләсе авторның сызлануы дулкынында, әмма бер үк вакытта күренеш-вакыйгаларда күрсәтелә. Мәсәлән, Галиәхмәт картны бер атна буе һәр төн авыл Советына чакырып, өенә кайтармыйча, бозавын хөкүмәткә тапшырырга үгетләү вакыйгасы шундыйлардан. Сыер белән бозавыннан башка карап торган терлеге булмаган, бозавын нәселгә калдырырга исәпләгән карт каты тора, бу басымны гаделсезлек дип кабул итә. «Без монда карчык белән көнне көнгә чак ялгап яшибез, утынын, печәнен, саламын акчага алабыз», – ди ул. «Гражданскийда өч ел сугыштым. Колхозын да үзебез төзедек. Менә шушы кулларым