Аның «Каз канатлары» (1975) романы поэтик яктан нәкъ шулай кабул ителә. Повестьлардагы кебек үк, монда да романга хас төзек сюжет юк. Ул күләме ягыннан гына роман таләпләренә җавап бирә4. Әсәр бер авыл кешеләренең ике буыны турында сөйли. Һәр бүлек бер тарихны тергезә. Шул тарихлар янында әсәр буенча язучы татар халкының йола-гадәтләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен барлый. Болар бүлекләрдәге вакыйгаларның табигый дәвамы кебек кабул ителә. Мәсәлән, «Камәргә ат бирегез…» дигән беренче бүлек Камәр түтиләргә дүрт олау утын китерү турында хикәяләү белән төгәлләнә. Шушы вакыйгага бәйләп, язучы татар халкының бик күркәм йоласы – өмә турында бәян итә. Өмәдән соң күмәк табынга утыру, табын янында үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.
Нәтиҗәдә татар халкының милли менталитеты, көнитеше, яшәү рәвеше, гадәт-әхлагы, мәдәнияте, рухи дөньясы турындагы әсәр килеп чыга. Бу төп эчтәлекне язучы романның исеме белән бәйләп гомумиләштерә. Исемгә чыккан «Каз канатлары» җыры текстта берничә тапкыр кабатлана. Беренчесе – Маратның яклавы алдыннан карт профессор Хәсбиевнең пычрак эш алып барып, каршы тавыш бирергә чакыруы билгеле булганнан соң, тәнәфестә Тамараның шушы көйне чәй эчеп утыручы совет әгъзаларына куеп җибәрү күренеше: «Кайбер урыннарда баслар гына моңлана, бу вакытта авылның бодай басуында күк ата каз каңгылдап алгандай була: «Гаң-гаң-гаң!» Икенче тыңлыйсың – егермеләгән ап-ак казның кыйгылдашып көзге кояшлы басудан тегермән буасына очып кайтканын ишеткәндәй буласың. Дөнья саф бит, дөньяда гүзәллек бар бит! Дөньяда моң бар бит, сагыш бар, бәхет бар, узган гомер бар, илгә игелек китерү бар! Ә баянчы оста! Бөтен татар халкының меңьеллык хезмәт тарихын, сөю-кавышуын, аерылышуын шушы көйдә әйтеп бирә ала. Ә баянга кушылып бер җырлыйсы килә… (…) Марат, стаканын куеп, үзенә каршы тавыш бирәчәк өч-дүрт галимнең йөзен күзәтте: «каз канатлары» аларны, әлбәттә, әле генә әзерләнеп яткан интригадан, ваклыктан суырып алган, чиста, пакь кырларга, сихри камышлар белән уралган су буйларына, яшьлек сафлыгына алып киткән сыман иде. Авылдан чыккан кешеләр бит болар…» Шулай итеп, бер яктан, «Каз канатлары» җыры татар халкының кайгы-сагышын, тарихын-язмышын, рухи дөньясын үзенә туплаган мәдәни кыйммәт итеп күтәрелә, шушы кыйммәт заманга яки матди мәсьәләләргә бәйсез, ул – теләсә кайсы чор кешесенә рухи кыйбла, иман, үз гамәлләрен милләт тарихы белән «үлчәп карау» билгесе, символы дәрәҗәсенә куела. Шушы символ ярдәмендә язучы тагын да зуррак гомумиләштерүгә килә: һәр татар кешесе өчен милли рухи байлыкларның, мәдәниятенең, халык тарихының һәм язмышының – юл күрсәткече, эш-гамәлләренә – өлге, үз тормышына бәя бирү чыганагы икәнлеген ассызыклый.
Икенче тапкыр музыка Марат әнисен күмеп кайткач ишетелә. Әйтерсең, тормышның фанилыгына, үлемнең котылгысызлыгына ишарә ясап, җыр мәңгелек кыйммәтләр хакында уйланырга чакыра. Бу өлештә ул туган җир, әни, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр булып төгәлләшә.
Әсәр ахырында язучы кабат шушы моңны яңгырата һәм әсәрнең