үзенчәлекле әхлакый сабак бирүе – табигатьне үз иткән кешенең барлык җан ияләренә, шул исәптән кешеләргә дә булган тирән хөрмәтенең чагылышы ул.
Ярату, табигать тарафыннан бирелгән сыйфат буларак, еш кына кешенең асылын билгели. Язучының байтак геройлары мәхәббәттә сыналу үтә. Ярату һәм яраттыра белү дә бәхет чыганагы булып тора. Җыентыктагы «Мадам Анет», «Сания» һәм «Аязучан болытлы һава» хикәяләрендә ярату хисе культ дәрәҗәсенә күтәрелеп сурәтләнә. Хикәяләүче Франция башкаласы Париждан егерме чакрымдагы Изге Женева шәһәрчеге зиратында, атаклы биюче Рудольф Нуриев кабере янында Анет фон Тумен ханымны очрата. Зур булмаган әңгәмәдән аның шулай ук биюче булуы, үзенең Рудисен яратуы һәм хәзер һәр көнне каберенә чәчәк ки-терүе аңлашыла. Әлеге ханымның «Мин үземне Рудольф белән янәшә куерлык биюче идем дип әйтә алмыйм» диюендә Нуриевнең бөеклеген танып, аның таланты алдында баш июе һәм аңа булган хисләренең гаять тирәнлеге чагыла. Мадам Анетның көн саен сәгатьләр буе сөйгәне кабере янында утыруы реалистик әдәбиятта аскетлык күренеше дип бәяләнсә дә, автор әлеге хатын хисләрен шәрык әдәбиятына хас төсмерләрдә, җан мәхәббәтенең суфичыл бирелешендә сурәтли.
Реалистик һәм романтик башлангычлар кушылып киткән «Сания» хикәясенең нигезенә билгеле дәүләт эшлеклесе Ринат Смаковның Сания исемле кызга булган фаҗигале, үкенечле мәхәббәте салынган. Гомере буе сөйгәненә тугрылык саклап, аның якты образын йөрәгендә йөрткән герое алдында автор баш ия. Алар мәхәббәтенең шаһиты булган башкорт җыры «Азамат» – сагыш хисен тагы да көчәйтеп, тормыш драмасын ачуга хезмәт итә.
Татар халкы ярату-яратышуны һәрвакыт яшьләрнең әдәп-әхлагы белән бәйләп бәяләгән. Буыннардан-буыннарга күчеп килгән мәхәббәт тарихлары да нәкъ менә рухи матурлык аша саф мәхәббәткә ирешү турында. Хөсрәү һәм Ширин, Таһир һәм Зөһрә, Сөһәйл һәм Гөлдерсен, Хәлил һәм Галиябану һ. б. язмышлары фаҗигаләр белән тулы булса да, әлеге мәхәббәт каһарманнары, араларына хыянәт кертмичә, тугрылык, сафлык өлгесе булып калалар. «Ачык тәрәзә» хикәясендә бүгенге яшьләрдәге үз-үзенә һәм бер-беренә карата җавапсызлыкның иң матур хисләрне дә юкка чыгаруын, бөреләнә генә башлаган мәхәббәтнең борчу гына алып килүе тасвирлана. Сөйли торган исемнәр дә шуңа ишарә итә. Альбинос һәм Альбиноза – әлеге бер үк төрле мәгънәдәге егет һәм кыз исемен пристаньда эшләүче шкипер агай аңлата: «витамин җитешмәгәнгә, үз төсен югалткан җан иясе». Бу – яшьләргә бирелгән бәя. Әдәп-әхлакны, язылмаган кануннарны оныту, инстинктлар буенча гына яшәү аларның чын асылларын югалту куркынычы алдына куйган. Егет, әлеге халәтеннән арынырга теләп, кызның ачык тәрәзәле йортын эзләп килә. Әмма «берөзлексез яңа тойгылар өермәсендә булырга күнеккән» кызны икенче бер ир-ат куенында күрүе бу омтылышны юкка чыгара. Димәк, ул да, үз «юлы»на кайтып, «агач башында посып, үзенең чираттагы корбанын көтеп утырган урман мәчесе» булып калачак. «Ачык тәрәзә», метафора буларак, кызның өеннән бигрәк, аның эчке