кадәр колакка керә. Күз йомыла башлады дигәндә генә, әтинең борчулы сүзләре ишетелгәндәй итә, тәннәр чымырдап куя. Алты бала үстереп тә икәүдән-икәү генә торып калган әти белән әнинең язмышы йөрәкне чәнчеп ала.
…Иртәгә юлга. Калага. Гаиләмә һәм күңел үз иткән эшемә. Нигә сагышланырга соң, бары да анда ич. Бары да анда!.. Ә күңел сыкрый, җанга тынычлык юк. Ә дөнья тып-тын. Ул да түгел, шыгырдап өй ишеге ачылганы ишетелә. Тагы тынлык, аннан капка келәсе шылтырап ала. Тагы тынлык. Тагы келә шылтырый, ишек шыгырдый…
Шулай озак, бик озак ятканнан соң гына, хуш исле печән түшәлгән сәндерәдән торып, ишегалдына, капка төбенә чыгып утырам. Сискәнеп куйганымны абайламый калам. Капка төбендә әни икән.
– Бүген үк китәсеңмени инде, улым, и-и-и бала…
Безнең әниләр бәхете
Туксан икенче елның февраль башлары иде булса кирәк. Россия Югары Советы делегациясе белән Австралиянең Сидней шәһәренә очып килдек. Мәскәүдә егерме-егерме биш градус салкын кыш, кар-буран озатып калды. Ә монда җәйге челлә икән, җылылык утызлар чамасында. Көнозын кояш кыздыра, дымлы океан һавасы, бөркү. Тын океаннан уелып кергән бухта янәшәсендә урнашкан «Корольләр» кунакханәсендә яшибез. Кичләрен-иртәләрен, бу ерак һәм серле шәһәрнең әкияти манзарасына хәйран калып, бер сәгать – сәгать ярымнар җәяүләп йөреп керәбез.
Бухтада – диңгез порты. Дүрт-биш катлы гигант кораблар үтеп-сүтеп кенә тора. Берсе килә, икенчеләре китә. Тормыш кайный, халык мыжгып тора. Кая карама, анда чисталык һәм пөхтәлек. Ник бер шырпы кабы яисә тәмәке төпчеге ташласыннар икән. Агачлар аллы-гөлле шау чәчәктә утыра, кошлар сайрый. Юл читләрендәге клумбалар да тоташ гөл һәм чәчәктән гыйбарәт.
Янәшәбезгә килеп тукталган чираттагы диңгез корабы җәлеп итте игътибарыбызны. Үзенең аклыгы, зурлыгы һәм зәвыклы бизәлеше белән аерылып тора иде ул башкалардан. Килеп тукталуы булды, аңардан халык агыла башлады. Этешми-төртешми генә чыгалар, әмма бик күбәүләр.
– Тагы японнар… – дип куйды йөрергә чыккан юлдашым Виталий Севастьянов. Ул космонавт кеше, галәмне генә гизмәгән, безгә караганда дөньяны да күбрәк күргән.
Ә мин исә Азия халыкларын бер-береннән аера белмим – японмы, кореялымы яисә кытаймы – барысы да бер үк төрле тоела.
– Дөньяны аркылыдан-буйга гизеп йөргән һәр өч туристның берсе японнар, ахры, – дидем, гаҗәпләнүемне яшермичә. – Кытай һәм Мисырда да шулар иде, Франция, Америка тарафларына барып чыксаң да, япон туристлары белән музей һәм мәйданнар тулган.
– Син хаклы, – диде космонавт. – Японнар сәяхәт итәргә бик тә ярата. Ел тәүлегендә бер яисә ике мәртәбә дөнья гизеп тә кайталмаган кеше аларда үзен бәхетлегә санамый.
Кораб искиткеч зур иде шул. Халык һаман агыла да агыла. Аннан чыгучылар диңгез кебек булды. Зур иркен мәйдан тулып килә иде. Ә чыгучыларның әле очы-кырые күренми. Бу кадәр халыкның бергә җыелганын күрсәң дә футбол яисә хоккей стадионнарында гына күрергә мөмкин безнең якларда. Анда ирләр күбрәк була, этешә-төртешә йөри