очрашты аларның. Ул – куянга, куян аңа күзләрен мөлдерәтеп карап торалар, әйтерсең магнитланганнар. Араларында күп булса алты-җиде адым ара булгандыр, артык түгел. Тын да алырга уңайсызланып, керфек тә какмый карап торды Нургаяз. Куянның күзләре кылый диләр, – ялган, дигән уй йөгереп узды аның күңеленнән. Ә куян аның саен күзләрен зуррак ачып, текәлгән көе тик басып тора. Куян куркак диләр, – бусы да ялган, монысы инде үзеннән-үзе килде аның уена. Күңелен шом, ниндидер сәер шом баса башлады урманчының. Гаҗәп, әмма ул калтырана башлаган иде. Ләкин суыктан түгел. Бу көтелмәгән сәер очрашу һәм талгынлык, урман эчендә ялгыз куян белән күзгә-күз карашып тору тагын күпме дәвам иткән булыр иде, әйтүе кыен. Куян түгел, бүре яисә кабан дуңгызы белән очрашканда да куркуның ни икәнлеген белмәгән, урманда гомер кичергән урманчы түзмәде. Үзен биләп алган шомнан тизрәк арынырга теләгәндәй, карашын читкә тайпылдырды. Куян да моны шундук тоеп алды һәм уңга-сулга күзләрен йөгертергә кереште. Урманчыны сыный, аны аңларга тели, әллә ни дә булса аңлатырга омтыла идеме соң ул үзенең бу әрсезлеге белән? Теле генә юк, әгәр теле булса, куян һич кенә дә мәгънәсез сүз әйтмәгән булыр иде, мөгаен.
Нургаяз, башкача болай булдыра алмыйм дигәндәй, сак кына алга омтылып алды. Серле тынлыкны югалту, чәлпәрәмә вату өчен шул җитә калды. Куянның борын тишекләре киң ачылып, колаклары тагы да тырпая төште, һәм ул шундук тирән кар өстеннән бата-чума сикергәләп китеп тә барды. Ә икенче яктагы куелыкта кинәт корыган куак шартлап сынды… Хикмәт менә нидә икән. Агачлар артында кире борылырга мәҗбүр булган төлкенең ялкын теле сыман койрыгы гына шәйләнеп калды.
Берничә адым атлауга, тагы өр-яңа эзләргә юлыкты ул. Ана поши, бозавын ияртеп, салкын чишмәгә таба киткән дигән уй үтте башыннан. Эзләренә әле бәс кунарга да өлгермәгән. Кар тирән. Берәүгә дә йөрү җиңел түгел мондый кышта…
Ниһаять, ул салкын чишмә читенә килеп чыкты. Чишмә аръягындагы зур алан читендә аның ялгыз йорты урнашкан. Салкын чишмә исә – бу урманның мактанычы. Халык телендә аны Силингөр дип йөртәләр.
Силингөр… Бу чишмәгә нигә нәкъ менә шундый исем тагылганын ачык кына белүче юк. Шулай да Нургаязның бабасы элекке елларда моны үзенчә гөманлап аңлата торган булган. Имеш, бу – тере су, тирә-юньдәге калын урманның җаны. Нинди генә буран һәм чатнама суыклар булмасын, аны бервакытта да кар-боз капламый. Нәни генә тар инешне хәтерләткән чишмәнең, урманны кыл урталай бүлеп, ничек ярсып һәм кабаланып акканын күзәтеп, тыңлап торсаң, исең-акылың китәр. Шаулап, гөрләп ага ул. Урманның, андагы һәммә тереклекнең һәм агачларның теле, имеш, бу чишмә. Гөр килеп ага, берөзлексез сөйләнеп ага, шуңа Силингөр дип атаганнар да…
Гомере шушы су читендә узды Нургаязның. Ул шушында аучы кышлагында туган. Унҗиде яше тулыр-тулмас чактан сугышка чыгып китте һәм дүрт ел буе ут эчендә Европаны аркылыга гизеп, шушында кайтып та төште. Өйләнде. Уллар үстерде. Инде менә бер ялгызы яшәп калды. Шулай да Силингөрдән, урманыннан аерылмады. Гомеренең соңгы сәгатен дә