Ринат Мухамадиев

Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…


Скачать книгу

сәнәк белән язылган, һич әйтерлек түгел.

      – Акгуш. Ак-гу-уш… – дип кычкырды берәүләре.

      «Юлбарс… Юлба-а-рс…» дигән аваз өстенлек алды аннан.

      Кайсы этнең өстә, кайсысының аста икәнлеген үз хуҗалары да ачык кына белеп бетермиләр иде бугай. Вакыт-вакыт кайда кайсы этнең башы, кайда кемнең тырпаеп калган койрык төбе яисә аягы икәнлекне дә аңлап булмый башлады. Ишелгән юан бау сыман бөтәрләнеп, чуалып бетә иде алар.

      – Көрәш дисәң дә көрәш икән бу, – дип, янә бер мәртәбә үзенең соклануын белдерде Валентин Васильевич. – Болай ук булыр дип уйламаган идем.

      – Этләр сугышмый, чын-чынлап көрәшә, көрәшә генә икән шул, – дип, килешүемне белдердем мин дә.

      – Валентин Васильевич Юлбарс яклы. Ә сез кайсы алабайның җиңүен телисез соң? – дип кызыксынды Халназар.

      – Мин Аккош яклы. Исеме дә матур, үзе дә… Әмма мин әле аларны бер-береннән аерып та бетерә алмыйм бугай. Икесе дә бер үк төрле бит, ала-кола, алмачуар атка охшаганнар.

      – Башта гына, беренче карашка гына ул шулай тоела. Чит илгә барып чыксаң, кешеләр дә барысы бертөсле тоела бит башта.

      Дөрес чагыштыру иде бу. Африкага барып чыксаң, беренче көннәрдә кара тәнле кешеләр барысы бертөсле кебек тоела, болар бер-берсен ничек таный, ничек аера икән соң дип гаҗәпләнгәнем бар үземнең дә. Кытайда да шуны кичерергә туры килде. Урам тулы кеше, барысы да бертөсле – көләч йөзле, кысык күзлеләр… Әмма бу беренче көннәрдә генә шулай тоела, әлбәттә. Тиз арада күз ияләшә, күнегә һәм син ул кешеләрнең бездәге кебек үк бер-берен кабатламауларын, һәммәсе үзенә бер үзгәлеккә ия икәнлеген таный, аера башлыйсың.

      Ыгы-зыгы килеп, үзара гәпләшеп, бәхәсләшеп утырган кешеләр кинәт барысы берьюлы тынып туктап калдылар. Сулыш алган тавыш та ишетелми торды бермәл. Күзләр – көрәш мәйданында. Авызлар ярым ачык. Димәк, иң киеренке һәм хәлиткеч минут килеп җиткән… Хәтта моңарчы ни тыныч һәм балкып утырган Халназар әфәнде дә, тезләренә таянып, ал тарафка үрелә төште. Аның шомырт кара күзләре уттай яна, иреннәре ярым ачыла төшкән.

      Алабайлар икесе дә җиргә елышкан. Җиңүчене ачыкларга тырышып, соңгы көчләрен җыеп, әле һаман тартышалар. Берсенең башы аста калган. Ә икенчесе исә аның муенын зур авызлары белән эләктергән дә бөтерепме-бөтерә, җиргә кыса.

      – Ул бит аны буа. Үтерә күрмәсен тагы, – дип пышылдадым, тынычсызланып.

      Халназар әфәнде мине ишетте ишетүен, әмма җавап бирергә ашыкмады. Сабыр итик дигәндәй, бармагын селкеп алды. Ә күзләре, йөзе, бөтен игътибары көрәшче алабайларга текәлгән.

      – Көрәшне туктатыгыз, җиңде ич, җиңде. Акгуш җиңде, – дип кычкырды арадан берәү.

      – Юк, ашыкма, Юлбарс әле бирелмәде, – дип каршы төште кәефе нык кырылган Какоу. Кәефе кырылса да, өмете өзелмәгән иде әле аның.

      – Нәрсә көтәләр? Юлбарс җиңелде ич, – дип танырга, уфтанырга мәҗбүр иде Валентин Васильевич.

      – Юк әле, юк, – дип, аңарга да бармак янады Халназар.

      Нәкъ шулвакыт аста калган алабай бик моңсу гына ике мәртәбә шыңшып куйды. Ул каршылык күрсәтми иде инде.

      Шуны гына көткәннәр