калдым, аяклар атламас булып торды. Күзләремә ышанырга-ышанмаска белмим: уязлыкта поши бозавы ята. Әле суынырга да өлгермәгән, бичара, өстенә сибелгән кар эреп, шуннан җылы пар бөркелеп тора. Бозауның башы Силингөргә үк авып төшкән. Ак кар өстенә сузылып ятып чишмәдән су чөмереп тора икән диярсең, борын очы хәтта су читенә тиеп үк тора… – Күңеле нечкәрүдәнме, тукталып алды ул сөйләвеннән. Күзләрен яшерергә теләп, башын стенага табан борды, борынын тартып алды. Пешкәк сыман бугазында арлы-бирле йөгерергә тотынган төерне юрган чите белән капларга итте. Әмма тел очында буылып торган сүзләрен дә тыеп кала алмады. – Канатлары каерып ташланган кыр казы инде менә, нәкъ кыр казы. Атып екканнар да чалып ук киткәннәр. Ап-ак карның көпшәк бәгырен телеп, язгы ерганак булып аккан аның каны. Силингөргә аккан. Чишмә ничек түзде икән? Чишмә, Силин-гөр…
Мичкә ташланган соңгы утыннар янып күмергә әйләнде булса кирәк, стенага төшеп торган ялкын телләре уйнаудан туктаган иде инде. Сүрелә барган күмернең алсу-кызыл шәүләсе алыштырган иде аны. Ә самавыр һаман шаулап кайнап утыра. Мине оныттыгыз дигәндәй, шылтыр-шылтыр килеп, пар чыгу өчен куелган нәни «түбәтәйләр» сикерешә. Әмма мич тә, самавыр да онытылган иде инде, искә алучы булмады үзләрен.
– Шуннан? – дип сабырсызланып куйды егет, мин алга таба тыңларга әзер дигән сыман. – Шуннан ни булды, Нургаяз ага?
– Кулымнан икмәк кисәкләре ашап үскән бозау иде ич ул. Кешегә тәмам ияләшеп беткән иде. Сузылган кулны күрсә, әнисен әллә кая калдырып, башын чайкый-чайкый чабып килә торган иде яныма. Шул кешеләрдән курыкмавы да җиткән бичараның башына… Су эчү өчен Силингөргә төшүләре булган. Сусауларын бары тик шунда гына баса торганнар иде. Менә бит ничек, язмыш юк диген син. Җаны да Силингөрдә сүнеп, Силингөргә аккан…
– Шуннан, Нургаяз ага, шуннан?
Егетнең кабалануы урманчыны сискәндереп үк җибәрде бу юлы. Сабырлыгын җуеп, вакыйгаларның алга таба ничек дәвам иткәнлеген ишетергә ашыга иде ул. «Яшьләр шул, аларга синең поши бозавың ни дә, Силингөрең ни – әллә бар, әллә юк, – дип уйлап куйды Нургаяз, кәефе кырылып. – Артыграк балавыз сыга башлады бугай, чынлап та. Сөйләргә кирәк, вакыйгалардан читләшми генә сөйләргә».
– Әнисе белән булганнар. Поши баласын әйтәм. Башка чара калмагач, ана поши качкан. Анысына да атып караганнар, күрәсең, тидерә алмаганнар. Шуңа, бозау өстенә аннан-моннан гына кар сибеп, анасын куа киткәннәр. Ит күп кирәк булган инде, бер бозау гына аз тоелган. Чаңгы эзләре ярылып ята, икәү булганнар. Ә мылтыклары берәү генә булырга охшый. Тәҗрибә яклары да, браконьерларныкын әйтәм, чамалы булган. Чөнки гильзаларын да җыя белмәгәннәр. Бозауны алырга килгәч, җыештырырга булганнардыр. Әнә кесәдә яталар, уналтылы. Андый мылтык бу тирәдә ике-өч кешедә генә.
– Ә бәлки, – дип, кабаланып сүзне бүлдерде Марсель, – безнең якныкы булмагандыр алар. Шәһәрнекеләр дә өзелеп тормый. Сиңа да атканнар әнә. Авыл кешесе алай итмәс иде.
– Безнекеләр, – диде Нургаяз, икеләнергә урын