Ринат Мухамадиев

Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…


Скачать книгу

югалткансың… Шуның өстенә тәнеңдә чыпчык башы кадәрле ядрә йөртергәме? Юк, ике уйлап тору юк! Хәзер үк авылга! Шаяра торган вакытмыни? Син нәрсә!

      – Ашыкма әле син, тукта, менә монда, минем янәшәгә килеп утыр әле, – дип, урманчы үзе белән янәшәдә урын күрсәтте егеткә һәм булдыра алган кадәр тыныч итеп янә аңлатырга кереште. – Әйттем ич инде, анда төшсәк, врач, дидем. Врачтан – милициягә… Ә бит кеше кадәр кешегә аткан өчен берәүнең дә башыннан сыйпамаслар.

      – Кулсыз каласың киләме? – дип сорап куйды егет, бераз басыла төшеп.

      Кургаш кисәгенең алынганлыгы хакында әйтергәме әллә, дип икеләнеп калды Нургаяз. Тәвәккәл егет күренә бу, моннан шунсыз котылу мөмкин булмастыр… Шулай да ниндидер эчке бер тойгы аңа бераз сабыр итәргә киңәш итте.

      – Кем, Марсель, дидең бит әле… Бераз хәл алыйк башта, ашыкмыйк. Мондый чакта алдын-артын уйламый эш итми ярамас. Бәлки әле, үзләре дә менеп җитәр, гафу сорарлар. Табигать каршындагы корткычлыкларын танып, бише белән кайтарырга вәгъдә бирерләр… Ашыкмыйк, бераз сабыр итик.

      – Син нәрсә?! Кешеме соң син, әллә?.. Үз гомерең кыл өстендә торганда шундый нәрсәләр турында уйлыйлармы? – дип, ни әйтергә белмичә, уч төпләре белән чигәләрен ышкып алды егет. Бераздан йодрыкланган куллары белән тез өсләренә китереп сукты. Иреннәрен чәйнәргә кереште…

      – Кеше булмый, кем булыйм соң? – дип көлемсерәп куйды урманчы. – Гади бер карт, әйттем ич, урман карачкысы…

      – Булды, Нургаяз ага, шаярып утырыр ара юк. Җитәр! Болай да соң булмагае, – дип, урыныннан сикереп торды егет. – Нәрсәләр киясең, кая, ниләр китерим?

      …Киенеп, ишегалдына чыктылар. Каршыларына, чиный-чиный, койрыгын болгап, Юлдаш чабып килде. Эт, урманчының әле бер, әле икенче ягына чыгып, сырпаланырга кереште, теле белән аның кулларын яларга итенде.

      – Буран себерә башлаган, ахры, – диде Нургаяз, өй кыегының чит-читләреннән аккош канаты сыман як-якка сибелеп торган кар өермәләренә игътибар итеп.

      – Зыянлы түгел… Юл ачылган, ат шәп минем, – дип, күн белән тышланган тире бияләйләрен киеп, бер-берсенә суккалап куйды егет.

      Капканы ачып тышка чыктылар. Хуҗасы артыннан чыгарга омтылган этнең борын төбендә генә капка шапылдап ябылды. Кешеләр күренүгә куангандай, җигүле килеш ни гомер капка төбендә торган ат, авызлык тимерләрен шалтыратып, башын чайкап алды.

      – Әйдә, чана түреннән урнаш, Нургаяз ага, – диде егет, капка тимеренә бәйләнгән дилбегәне чишәргә керешеп. – Толыпка төренеп утырырсың, толып җылы һәм яңа минем.

      Күкрәк киереп сулыш алды Нургаяз. Урман һавасы, ылыс һәм кар исе сулыш юлларын кытыклап үтте. Баш очында зәңгәр караңгылыкка барып тоташкан наратлар шавы эленеп тора. Бары тик төннәрен һәм Силингөр урманында гына ишетергә мөмкин булган киң сулышлы, шом катыш бәйсезлек авазы бу. Шул шау эчендә, зур оркестр уйнаганда, әледән-әле сизелер-сизелмәс кенә тоемланып, күңелнең нечкә кылларына кагылып узган скрипка тавышы сыман чишмә челтерәве ишетелеп-ишетелеп ала. Әнә ич, нинди мәһабәт табигать кочагында, нинди урманда яши ул. Үзеңнең шул урманга кирәклегеңне аңлауга ни җитә…

      – Нургаяз