Каюм Насыри

Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании


Скачать книгу

– дип, кеше өстенә гаеп исбат итмәк хатадыр. Моны явызлык диерләр, хәрәм эштер, моннан саклан.

      Унөченче тәрбия

      Шәех Сәгъди әйткән икән: «Хаҗда Габделкадыйр Гилянины күрдем. Кәгъбәгә башын куеп яткан: «Әй Ходаем, гафу кыл! Әгәр гафу итмәсәң, кыямәттә күзсез итеп каберемнән кубар: изге кешеләр арасында оятка калганымны күрмәсәм иде!» – дип такмаклый икән».

      Әй угыл, дөньяда бер кечкенә генә гаебеңне дә кешеләр күзенә күрсәтергә ояласың. Кыямәттә, пәйгамбәрләр, изгеләр һәм бөтен дөнья халкы күз алдында гаепләреңне һәм гөнаһларыңны йөзеңә бәрсәләр, анда бит качарга урын булмаячак. Инде сиңа тәрбия булыр: ахирәттә йөзеңә чыгарлык гаепне эшләмә. Габделкадыйр Гиляни кебек изге кешеләр шулкадәр курыкса, сиңа, миңа ни кала?! Иманлы булу – фарыздыр.

      Ундүртенче тәрбия

      Изгеләрдән бер адәм бер падишаһны төшендә күрде – оҗмахта утырыр. Вә дәхи бер фәкыйрь суфины күрде – җәһәннәмдә газапта, имеш. Сорады: «Бу падишаһ бу дәрәҗәне ни белән тапты да, бу фәкыйрь суфи бу түбәнлеккә ни сәбәпле төште? Без моның хилафын уйлайдыр идек», – диде. Әйттеләр: «Падишаһ – фәкыйрьләрне вә дәрвишләрне сәүгән7 өчен оҗмахлык булды. Әмма бу фәкыйрь – падишаһларга якынлыгы сәбәпле җәһәннәмлек булды», – диделәр.

      Унбишенче тәрбия

      Юнан вилаятендә бер кәрванны талап, хисапсыз малларны алып киттеләр. Сәүдәгәрләр бик егълаштылар, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм теләделәр. Ни файда? Ул кәрван эчендә Локман хәким бар иде. Берәү әйтте: «Йә хәким, ул угрыларга берничә хикмәт кәлимәләре әйтче, таки малларымызны кайтарып бирсеннәр», – диделәр. Локман әйтте: «Аларга хикмәтнең тәэсире тимәс», – диде. Ягъни, кара күңелгә хикмәт вә вәгазь әсәр итеп, ташка кадак кагып булмайдыр, диде…

      Уналтынчы тәрбия

      Локман хәкимнән сорадылар: «Син әдәпне кемнән үгрәндең8?» – диделәр. Локман әйтте: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым», – диде.

      Әй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.

      Унҗиденче тәрбия

      Хикәят кыйлынмыштыр ки: бер дәрвиш кичендә бик күп тәгам ашап, сәхәргә кадәр бертуктаусыз намаз укый, имеш, диделәр. Моны бер гакыл иясе ишетеп әйтте: «Әгәр, бичара, ярты кадак икмәк ашап ятып йокласа, күп артык булыр иде».

      Әй угыл, корсакны күп тутырмак файдага түгелдер.

      Унсигезенче тәрбия

      Шәех Сәгъди сөйләгән икән: бер сәфәремез вакытында, ялда, төн урталарында уянып китсәм, ни күзем белән күрим: бер юлдашыбыз бер читтәрәк, җырлап-елап, шигырьләр әйтеп, күзен дә йоммастан төнне уздырды. «Бу ни хәл тагы?!» – дип сорадым. Әйтте: «Былбылларны күрдем: куактан куакка очып, аһ-зар кылалар. Киекләр таулардан әрнүле авазлар салалар. Бакалар суда иңриләр. Төрле җанварларның шау-шуыннан урманнар гөрләп тора. Шундый фикергә килдем: барлык җан ияләре, киекләр, кошлар, йокламастан, зекер-тәсбих әйткән бер вакытта, минем изрәп йоклап ятуым аңкаулык9 булмасмы?» – диде.

      Унтугызынчы