Каюм Насыри

Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании


Скачать книгу

чөнки мин пәйгамбәр мирасын таптым, әмма син фиргавен10 мирасын алдың», – диде.

      Әй угыл, бу кыйссадан сиңа тәрбия шулдыр ки: канәгать кирәк. Гыйлем, – әлбәттә, пәйгамбәр мирасыдыр.

      Егерме беренче тәрбия

      Гаҗәм падишаһларыннан бер падишаһ бер оста табибны пәйгамбәр галәйһиссәлам хезмәтенә йибәрде. Ул табиб ничә еллар гарәб илләрендә торды. Һичбер кеше моңар: «Миңа дәва кыйл», – дип, янына килмәде. Беркөн ул табиб пәйгамбәр галәйһиссәлам янына килеп шикаять кыйлды. «Фәлән кадәр көннәр монда торамын, һичкем миңа илтифат кыйлган кеше юк», – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: «Бу халыкның гадәтләре шулдыр ки: ашыйсылары килми торып – һич тәгам ашамаслар вә тамаклары туймас борын – тәгамнан кул тартырлар, ягъни тәгам туйганча ашамаслар», – диде. Табиб әйтте: «Сихәтне булдырмак нәрсә шул лабаса», – дип, йир үпте дә китте.

      Имде, әй угыл, бу хикәят тәрбияңне йиткердеме? Имде корсагың тулганча ашама, сихәттә булырсән, аз белән канәгать кыйл.

      Егерме икенче тәрбия

      Бер адәм гомерендә ничә мәртәбә тәүбә кыйлды, һаман тәүбәсен сындырды. Аксакаллардан берәүгә моны шикаять кыйлды: «Тәүбәмне тота алмаймын, гаҗизмән», – диде. Ул аксакал әйтте: «Мин шуйлә гөман кыйламын ки: син күп ашарга гадәтләнгәнсән, нәфесне җиңмәк – бик читен эштер. Син нәфесне тәрбия кыйлсаң, ул сине шуйлә зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар11», – диде.

      Бәс, әй угыл, нәфесең симергән саен, ул сине һәлакәткә тартыр. Дөньяда баһадир шул кешедер ки – [кем] нәфесен җиңәр.

      Егерме өченче тәрбия

      Ишеттем ки: бер фәкыйрь дәрвиш ачлык утына көйгән, бер-берсе өстенә җамаган кием кигән… Дустларыннан берсе әйтте: «Ник утырасән? Ошбу шәһәрдә фәлән кеше бар, мохтаҗларның хаҗәтен үтидер. Әгәр синең дә хәлеңне белсә, хәлеңә шәфкать кыйлыр иде», – диде. Ул фәкыйрь әйтте: «Тик тор. Фәкыйрьлектә үлмәк кешегә хаҗәт белән бармактан хәерлерәктер», – диде.

      Егерме дүртенче тәрбия

      Хорасан вилаятендә ике дәрвиш бар иде, бер-беренә юлдаш булып сәфәргә чыктылар. Бере бик зәгыйфь иде, руза тотып, ике көнгә бер мәртәбә авыз ачар иде. Бере куәтле иде, көн дә өч мәртәбә тәгам ашар иде. Бер шәһәргә керделәр. Ул шәһәрдә боларны, сез шымчыларсыздыр, дип, тотып, хакимнәренә илттеләр, бер ханәгә яптылар. Ике җомга тикшергәннән соң белделәр ки: гөнаһсыз адәмнәр, имеш. Чыгарып йибәрергә әмер булды. Зинданханәнең ишеген ачып керделәр, күрделәр ки: куәтле дигәне җан тәслим кыйлмыш. Зәгыйфьне карадылар, зәгыйфь дигәне – җанын сәламәт асрамыш. Моңар бик гаҗәпкә калдылар. Бер хаким әйтте: «Әгәр моның хилафы вакыйг булган булса, гаҗәп булыр иде. Чөнки ул берсе – күп ашаучы икән, озак ачлыкка тәкать тота алмаган, үлгән. Әмма икенчесе – бер сакланучан адәм, имеш, үзен саклаган вә сабыр кыйлган, сәламәт калган», – диде.

      Әй угыл, нәфесен бик тәрбия кыйлган кеше катылыкка чыдамыйдыр.

      Егерме бишенче тәрбия

      Хәкимнәрдән бер адәм үзенең углын күп ашаудан