бер-берсен уздырырга тырышып, шундук учак янына ташландылар, кулларын пешереп, бер чүлмәкне биш-алтысы берьюлы тотып, абыйлары алдына китереп тә утырттылар. Күп тә үтмәде, балаларның күңеле яңадан күтәрелеп китте. Кырыс абыйларын онытып, алар тагын уйнарга керешеп киттеләр. Тотыш, киез өстенә, тәбәнәк табын янына утырып, үзенә дип куелган азыкларны ашады.
Ашагач-эчкәч, ул тынычланып калды. Учак янында беравык тынып утырды да, кызыксынып, кечкенә туганнарының уенына карап тора башлады. Шул чакны ул балалар арасында, ярым караңгыда ниндидер ят кыз күреп алды. Баягынак ишектән килеп кергәч тә аңа өй эчендә нишләптер кеше күбәеп киткән шикеллерәк тоелган иде, аннары таныш чыр-чу арасында ят тавыш та ишетелгәндәй булган иде. Теге Ямгырчы би кызы ич бу. Менә кем кергән икән аларга! Моңарчы ул аны читтән генә күреп калган иде. Озынча ак битле, кара кашлы бу чандыр кызның күз карашы учак җылысы кебек җылы да, ягымлы да иде.
– Абый, бу – Тәңкә! Кунак кызы! – диештеләр энеләр-сеңелләр, абыйларының ят кызга карап торуын күреп.
– Исәнме, Тотыш, – диде кыз, йомшак кына, оялчан гына елмаеп.
– Исәнме, Тәңкә, – диде Тотыш.
XIX
Кунак кызы Тәңкәгә аерым киез өй корылган иде. Ул анда өлкән яшьтәге бер асрау белән тора иде. Төн уртасы якынлашып, балаларның кайсы йокыга киткәч, кайсы уеннан арып-талып йокыга җыена башлагач, Тәңкә дә үз өенә кайтып китмәкче булды.
– Кал бездә генә! – диде Тотышның Айсылу атлы зур сеңлесе.
– Кал, кал, бергә йокларбыз!
– Әкият сөйләшербез! – диештеләр башкалар да.
Ярым караңгыда Тотыш кунак кызның беләгеннән тотып алды да, колагына пышылдап:
– Калма! Үзем озатып куям, – диде.
Пышылдаган чакта аның маңгае кызның кайнар чигәсенә тиеп китте. Кыз берни әйтмәде. Тотышка ул озак, бик озак эндәшми торды шикелле тоелды.
– Кайтам, – диде Тәңкә Айсылуга калтыранып чыккан бер пышылдау белән.
– Кайтсын, кайтсын! – диде абый кеше, кунак кызын яклап. – Курыкма, үзем озатып куярмын.
Тотыш, кинәт үзен искиткеч җиңел тоеп, кемнеңдер аягына басып, кемгәдер бәрелеп, түргә узды, чөйдән киемнәрен алды. Ул киенгән арада, Тәңкә, ишек бавына тотынып, дер-дер калтыранып, ярым караңгыда аны көтеп торды.
Язгы төн караңгы иде, салкынча иде. Каршыда гына, кап-кара булып, җир өстендә өйләр калкып утыра, өйләрдән, каралты-куралардан арырак, койма ягында, озын муеннарын күккә сузып, кара манаралар очлаеп күренә иде. Ул якта – койма өстендә, тычкан күзе төсле генә булып, төнге сакчыларның утлары җемелдәшә иде. Күктән исә, җирдәге караңгылыкка исләре китеп, берән-сәрән йолдызлар карап тора иде.
Өй эчендә юаш, тыйнак тоелган Тәңкә тышка чыккач бер дә юктан көлеп җибәрде: Тотышның янбашына төртте дә, җегет аны-моны абайлап өлгергәнче, караңгыда юк та булды. Тотыш аның киез өйләргә таба юнәлгән аяк тавышларын гына ишетеп калды. Үзенең җебегәнлегенә чак-чак кына үртәлеп, чак-чак кына үкенеп, ул качкан кызны куа китте. Бер-ике атлауда ул өйләр арасына барып керде. Туктап як-ягына каранды. Якын-тирәдә беркем юк иде. Кайдадыр