урыныгыз калгандыр әле, – диде Өлкән Газизә.
– Ярый соң. Аштан олы булып булмас, – диешеп, җай гына, бер-берсенә юл куеп, кул-битләрен юыштыргалап, кызыл башлы сөлгегә сөртенгәч, җанланып, сөйләшә-көлешә дигәндәй, берәм-берәм бүлмәләргә кереп киттеләр.
– Әйдә, монда узыйк, – дип, Галиәсгар Сафиулланы бая үзе чыккан бүлмәгә әйдәде.
Хатын-кыз, Габдулланы ияртеп, каршы якка узып бетте. Фәкать ара-тирә Гайниҗамал гына күренгәләп, әледән-әле ул-бу ризыкны, савыт-сабаны ташыштырып йөрде.
Галиәсгар байның бүлмәсе затлы мебель белән җиһазландырылган, асылмалы лампа белән яктыртылган иде. Иң әүвәл эш өстәле күзгә ташланып тора: анда кәгазьләр, төрле кенәгәләр өеме, язу-сызу әсбаплары, тәсбих; бизәкле урындык турысындагы диварга кечерәк һәм чын зурлыктагы ике счёт элеп куелган. Өстәлнең ике ягында китап тулы пыялалы шкафлар тора. Аяклы зур сәгатьнең ялтыратылган җиз теле һәм авыр герләрендә ут нурлары чагыла. Тирәсенә алты урындык тезелгән самавырлы аш өстәле әзер иде инде.
– Йә, сөйлә, – диде Галиәсгар, һәр икесе бисмилла әйткәннең соңында чынаякларга чәй ясап.
– Адәм сөйләр, тәкъдир көләр инде ул, – диде Сафиулла, ашыкмый гына чәй эчә башлап һәм кинәттән башлаудан читләшебрәк. – Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый дигәндәй, түзәсең инде. Акчаң меңлек булса, хәл иминлек анысы.
– Ярар! Тәкә башы күрсәтеп, эт ите саткан ише итмә инде син. Алты-биш Сапый дигән атың Казан белән Җаек арасында койрык болгап чабулап йөри. Телең күздән күләгә алырлык. Ә монда Галиәсгар бай булып, Галиәсгар бай алдында тел яшермәк булып маташасың тагын!..
– Соң, җизни, табынга утырып җитмәстән телгә кан төшереп тә булмый инде ул.
– Алла бәндәсе! Ярар дим бит инде, ә! Һаман үз туксаны туксан… Мә, кымыз тотып куй соң, – дип, Галиәсгар агач җамаякларга чүлмәктән кымыз салды.
Сафиулла, җамаягын күтәреп:
– Менә бусы бүтәнчә! – дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Эчеп куйгач, тамакларын кырып һәм мыекларын сыпырып алдылар.
– Тешкә килешә бу! – диде Сафиулла.
Галиәсгар тынычланып калды.
– Син, Сафиулла кияү, меңлеген миңа калдыр аның. Иминлегең шунда булыр.
– Менә рәхмәт! Дөнья – фани, хакыйкать – бакый. Дөрес әйтәсең. Сөттә коенгандай була алмасак та, болай, Аллага шөкер, кәсеп бәрәкәтле булды.
– Чана алып кайттыңмы?
– Әлбәттә. Әйтергә оялмыйм дисәң, кушканны кылмыйммы соң! Бик хутлысын, затлысын гына сайлап алдым.
– Ярар. Бәясеннән тормам. Хәер, эштәгесе дә ару гына иде әле. Тик ел башында далага – кыргызларга чыгып керәсем бар. Ә сәүдәдә, үзең беләсең, барлык яраштыра, юклык орыштыра ул.
– Бәясе димәктән… Эсселәтеп җибәрде әле, – дип, Сафиулла камзулын салды да урындык аркасына элеп куйды. Ишек ачылып, Гайниҗамал аш, ит кертеп чыкканны көтеп алгач кына, кулын артка каерып, түш кесәсенә үрелде: – Монда бер Казан күчтәнәче түземсезләнеп тора иде әле – бәләкәй генә «урыс малае»…
Хатын-кызлар утырган бүлмә дә зәвыклы, ипле иде. Төрле җирдә һәм тәрәзә төпләрендә гөлләр күп. Күренекле урынга шулай ук бер өем китап