Мин дә шундыймыни инде?
– Булмассың.
– Кайчан булмам? Кайда?
– Кабереңнең ләхетенә кырын яткач.
– Баш миемне түндереп утырмале, җәме! Мин бит теге… ни… ләхеттән торып сөйләшеп ятмыйм! – дип, Вакыйф белгән сүгенү сүзләренең иң куәтлесен эшкә җикте. – Ашыктырма, белдеңме?
– Нигә ашыктырыйм ди? Без инде күптән шунда, Вакыйф энем. Күптән.
– Моннан ары авызыма да алмасыем, билләһи! Шушының ише сүзләрне ишетмәс өчен генә булса да. Әче суны дим, – дигәч, Вакыйф аларның арасына килеп утырды. Иксез-чиксез күктәге ике йолдыз арасын карашы белән барладымыни яисә көч сынашыр алдыннан кара-каршы сугышчан рәвеш алган ике яшь әтәчне аердымыни. Һәрхәлдә, кыяфәте шундыйрак иде: янәсе, аларның икегә әверелүеннән курыкмый, ыжламый да, ичмасам. – Кая, бер тартып җибәрик әле, Ибрай абый, – диде ул.
Әллә кая – үзе дә белмәгән, күз алдына китерә алмаган киләчәгенә, күрәчәгенә төбәлеп карап, Ибрай:
– Әнә аңа әйт. Ул Ибрай, – диде.
Бүкәнгә куеп, агач юнганда, ялгыш бармак тиресен кыеп алдымыни: Вакыйфның сыны катып килде. Сикереп торды да, кече капканы ачып, эчкә:
– Гаҗилә апа! – дип кычкырды.
– Ни бар?
– Чык әле монда!
Гаҗилә күренде. Ул тагын:
– Ни бар? – дип сорады.
– Әйт әле: боларның кайсысы синеке?
– Мин, – диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез.
– Шушысы шул, – дип җөпләде аны Гаҗилә. – Күрмисеңмени – салмыш. Күзе тонган.
Чыннан да, аракыны беренче тапкыр татыган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезнең башына бәргән иде. Ә Ибрайга «ярты»ның яртысының яртысы нәрсә генә ул? Тавыкның өч тамчы су эчеп куюы – шул гына. Ул эндәшмәскә карар кылды. Вакыйганың нинди галәмәт белән тәмам буласын беләсе, кичерәсе, соңыннан йә рәхәтләнеп көләсе, йә кинәнеп елыйсы, күңелен тулганчы ташыттырасы, зиһенен туйганчы шаштырасы килде. Әйе, ул эндәшмәде.
Ә Вакыйф инде «теге»ңә дә бәйләнергә, шуның белән үзен өстенрәк куярга, эшкә китәр алдыннан бер-бер нәрсә оештырып булмасмы икән дигән яшертен уен тормышка ашыра башларга ясканып:
– Хет кис, хет тура – ышанмыйм! – диде.
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Ибрайның изүендәге ике сәдәпне чиште дә:
– Ышанмасаң ышан инде алайса! – диде.
Нишләсеннәр соң. Күрделәр: Ибрай муенында – ундүрт җектән тезелгән нык чылбыр, аңа өч бармак юанлыгындагы тимер боҗра кидертелгән, анысыннан, партократларның төнлә дә киеп йоклый торган галстугына тартым төстә, ян-яклары гарпундай кыелган очлы чөй асылынып төшкән.
Иң югары дәрәҗәдәге тантанага ирешкәндәй, Вакыйф учын учка сугып алды да, бик зур, тирән бер мәгънәнең асылына төшенгән шикелле, мәгърур кыяфәттә:
– Нәкъ үзе! – диде.
– Нинди «нәкъ»? – дип сорады Гаҗилә.
Ул арада алар турысына кайсы чишмәдән су алып төшкән, кайсы сыер сөте илтеп тапшырган өч-дүрт хатын-кыз килеп туктаган да бу хәлгә исләре-акыллары китеп тора иде инде. Әйләнеп карамаса да, Вакыйф аларның