тирли, пешә, яна. Җитмәсә, бүген чиста урын-җир дә тәтемәде. Бетәр ул ис, бетәр. Кичкә мунча ягып кертер, өсте-башына чиста кием-салым кидерер, нәфесенә килсә, теләген дә канәгатьләндерер дә бетәр, бетәр: «Алым жәл түгел сиңа, гөлем жәл түгел сиңа…»
Баш табиб Илдус Габдрахмановның ияртеп килгән яшь шәфкать туташына:
«Спирт!» дип боеруына Байгыш Тәфкил белән Вакыйф колакларын шәңкәйттеләр. Теге туташ, кызыл тәреле әрҗәсеннән юан бер шешә алып, табибның кар көри торган көрәктәй киң учларына сыекча сала башлаган мизгелендә Тәфкил шунда куш учын куеп өлгерде. Учы җаны теләгән сыекча белән тулгач, ачык капкадан ишегалдына үтте дә, йотлыга-йотлыга җыелганның яртысын чөмергәннең соңында, калганын үзенә ияргән Вакыйфның борын төбенә төртте. Шуннан соң табиб резин бияләй киде, тагын: «Спирт» диде. Бусына куш учын Вакыйф куеп өлгерде.
– Әйдә, җәтрәк! – диде ул Тәфкилгә. Тагын чиратлашып кабатладылар инде.
Әгәр шуннан соң халык түгәрәкләнеп уйлашса, киңәш кылса, ярты юлда туктап калыр да үзенең акылсызлыгы дәһшәтенә аркылы чыгып ятар иде.
Алай итмәде. Ул алай итә алудан гаҗиз дә, мәхрүм дә иде.
Урамны тутырып, җирне дер селкетеп, олы бер зәңгәр тракторга май, тузанга каткан эретеп ябыштыру, тимер кисү җайланмасы тагып килделәр. Кырыкмаса-кырык урыннан шәрәләнеп, өзелгән җирләреннән ялганган ун метрлы үткәргечне җансыз еландай сузып салдылар. Озын торык Мөхәррәм бер атналык сакал-мыек баскан, тазалыгы яңакларының артына чыгып торган йөзенә кара пыялалы битлеген кагып төшерде дә, көлтә-көлтә ут чәчрәтеп, электродын трактор көпчәгенә чәнчеп-чәнчеп алды.
– Чишендерегез! – дип боерды ул, Ибрайга ишарәләп.
Аны бил тиңентен чишендереп аттылар. Зынҗырында кояш нурлары уйнаклады. Нишләтсәләр дә риза икәнен, язмышына буйсынуын белдереп, ул башын иде. Ә каш астыннан халыкка караган күзендә без чәнчеп тора кебек.
Чылбыр белән күкрәге арасына асбест кисәге кыстыргач, Озын торык Мөхәррәм, авыру кешене караган хирургны хәтерләтеп, Ибрайга иелгән, электрод очын чылбырга тидергән генә иде – аңлаешсыз, хикмәтле бер көч аны резин туп урынына югары чөеп атты да карт тупылның өч чатлы ботагы төбендәге зур карга оясына менгереп кунаклатты. Әле генә басып торган җиреннән төтен баганасы гына күтәрелеп калды.
Шартлаткыч матдәләр йә наркотиклар эзләп, җинаятьчене иснәнеп табучы нәселле эт кебек, милиция лейтенанты Шәмсуар Сөләйманов шул төтен баганасына очлы борыны белән чумды.
– Зарарсыз, – диде ул, иснәгән төтенне борын тишекләреннән беркетеп чыгаргач. – Гадәти махмыр исе.
Тупылга агач баскыч терәп, Мөхәррәмне җиргә төшерделәр. Ул гаепсезгә кыерсытылган сабый сымак мышык-мышык еларга кереште.
– Булмый, җегетләр, – диде ул, тотлыга-тотлыга. – Күпме тимер турап, мондыен күргәнем җугые әле. Бу чылбырны алдырырлык түгел.
– Нишләтәбез соң инде моны? – дип сорады Гаҗилә.
– Тапкансың баш ватар нәрсә, пәрәми. Минем ике ирем булсамы? Билләһи менә, ватылырга