Ахат Гаффар

Дәрья башы / Исток вселенского


Скачать книгу

болытта утырды да утырды. Үз-үзен җирдән аерып киткәннән бирле әллә ни вакыт, әллә ни ара узмаса да, анда – тормыш дәрьясында – аның эзе калмаган икән инде. Суда йөзгән балыкның да, туфракта шуышкан суалчанның да, күктә очкан кошның да үз эзләре, үз юллары була. Ә аның – Ибрайның – ни җиргә, ни кояшка «Әнә мин!» диярлек сүзе генә дә калмаган. Ул үз йөрәгенең күпме орлыгын чәчте, үз җанының күпме игелеген таратты, үз акылының күпме мәгънәсен өләште. Әмма шуларның барысы бергә җыелган алтын көшелен генә өяргә өлгермәгән.

      Инде менә, дәрья уртасындагы җансыз утрауга җил-давыл илтеп ташлаган бичара бер адәм шикелле, күк гөмбәзендә туктап калган болытта юлы беткән дәрвиш сыман уйга батып, үзенең ялгыз җаны сулышын гына тыңлап утыра.

      Ул бар да, юк та; ул азат та, кол да; ул әлегә Адәми зат, шул ук вакытта түгел дә иде инде.

      Хәзер ул очының ахыры, ахырының очы булмас илле еллык хәтергә генә ия. Гомеренең бәллүр савытындагы соңгы тамчы суны ирененә тидергән кебек, ул әлеге хәтер тавының бер бөртек комын җиргә төшереп җибәрде.

      Ком бөртеге, кояш нурында ялтырап, башта туры, тигез генә очты. Аннары, җил иркенә эләккәннән соң, юнәлешен үзгәртте, кинәт күтәрелеп, бөтерелеп чыккан тузан өермәсенә кушылды. Күмәк хуҗалыкның савым сыерлар җәйләве турысына җиткәч, шундагы бер хатын-кызның уң күзенә барып керде. Хатын, бөкрәеп, чиләгендәге сөтне марля аша зур савытка сөзә иде. Менә ул турайды, ни булганын аңышып торды, күзен угалады. Ком бөртеге тоткарланмады, аның күз яшенә ияреп чыкты. Хатынның чигәсендә, мул булып, иртәнге чык тамчыларын хәтерләткән тир бөртекләре җемелдәшә, йөзен тир чишмәләре сырлаган иде. Шуларга кушылып, ком бөртеге җиргә төшеп кунды.

      Ибрайга әлеге хатынның Зәйнәп икәнлеген менә хәзер генә түгел, ә бәлки әллә кайчан – дөньяга килгәнче үк танып алыр идедер шикелле булып китте. Башына уңган яулык япкан, өстенә тупас тукымадан тегелгән тузанлы, аркасы тирле кара халат, аягына җиңел, чиккән күн чүәк кигән.

      Ибрай, аңа кулын изәп:

      – Исәнме, Зәйнәп, – дип эндәште.

      Аның йөрәк сулкылдавы булып, күңел күзе белән әйткәнен ишетеп алды диярсең: Зәйнәп кояш кызарткан тирле маңгае каршына кулын куйды да әллә кайсы бер ераклыкка текәлеп торды.

      – Карале, Зәйнәп. Бер генә сүз әйт әле. Сүзең Әшнә үзәннәреннән миңа таба искән җилләргә кушылсын. Әйт. Миннән башка беркем ишетмәс, беркем күрмәс. Моңарчы беркемгә ишеттермәдек, беркемгә күрсәтмәдек ич. Хәтерлисеңме? Мин кояш тирәли кырык биш ел әйләнгәч, ә син ай нурында кырык ел коенгач, минем көн яктысы телгәләгән, төн карасы кискәләгән, үткәннәрнең бар тигәнәкләре сарган, киләчәкнең бар билчәннәре чәнечкән тәнемне кара кәфен урый башлаган иде. Тормыш бар сөлекләре белән канымның учагын имеп, яшәү бар бозлары белән сөю хисемнең канатларын көйдереп бетерә язган иде инде… Авырып, шифаханәдән әйләнеп кайткач, тракторымны сүндердем дә ат арбасына менеп утырдым… Хәтерлисеңме?

      Кучкыл болыт офыктан ары узмады. Ибрай: «Яшен борнаганын көтә, ахрысы», – дип уйлады. Ул