Ахат Гаффар

Дәрья башы / Исток вселенского


Скачать книгу

түгел ул, бүгеннән район прокуроры урынбасары, – диде Яуш. – Име, Сәтимҗан Туфанович?

      – Алай булгачыннан соң бигрәкләр дә шунда узыгыз инде, – диде Гаҗилә. – Ә мин корсак итеннән шулпа куйыйм.

      Ян бакчага узып, карт бер алмагач төбендәге өстәл, аның ян-ягындагы эскәмияне бәхетле иттеләр. Кунакларның хозурлыкка зарыккан җаннарын бавыр белән суган турап, майда кыздырылган хуш исле ризык белән мунча исе килеп торган эчемлек назлады. Гаҗиләнең уң күз кабагындагы икенче керфек кагып юраганы юш килгән бер мәлдә, милиционер Шәмсуар Сөләйманов күрше Байгыш Тәфкилнең койма ярыгындагы соры күзе уйнаклавын абайлап алды. Ул Австралия аборигеннарының «Йә-ми-мү» кабиләсендә генә кулланыла торган бер ишарә ясауга, Тәфкилне ай күрде, кояш алды. Ә ул югыйсә «Шүрәле» балетын карап кайту белән бүләкләнүчеләр исемлегенә каравылчыларның алгы сафында торучы буларак теркәлгән иде.

      Өлкән тикшерүче вазифасының вакчыллыгыннан азат ителеп, прокурор урынбасары сыйфатында җәмгыять колы сурәтенә керә барган Фаршатов, балта белән уеп ясалгандай йөзенә тимер ныклыгы төсмере чыгарырга теләп:

      – Менә сез, ни әйтсәң дә, «нәкъ үзе дә нәкъ үзе» дип торасыз. Моның берәр мәгънәсе, сере бармы соң, юкмы? – дип сорады.

      – Бар, Сәтимҗан Туфанович, – диде Яуш. – Нигә булмасын. Нәкъ үзе! Безгә ана сөте имеп үсәргә насыйп итмәде. Без – «нәкъ үзе!» балалары.

      Милиционер Шәмсуар тәлинкә төбендәге бавыр белән суган шулпасы калдыгын шүрелдәтеп эчеп бетерде дә, әрекмән яфрагы белән иренен, мыегын, борынын сөрткәләгәч:

      – Ә без – «нәкъ үзе!»нең оныклары, – диде.

      Кузгалдылар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, капка төбенә чыктылар. Яуш, субординацияне бозуын аңыштырмастан, Фаршатовка:

      – Карале, – диде. – Баягынак «ягъни» сүзенең латинчасын әйткәниең. Ничек әле ул?

      – Id est була.

      – Менә, менә, нәкъ үзе! Ит булды, бар, булачак, Сәтимҗан туган.

      – Рәхмәт инде, Яуш абый…

      Яуш милиционерга:

      – Син оештыр, ә мин Карамов янына киттем. Ханзафаров күрсәтмәсен җиренә җиткереп үтисем бар, – диде.

      Кырык биш минутлар чамасы вакыт үткәч, кинәт кенә Мәскәү, Казан радиолары тапшыруы өзелеп, авыл радиосы телгә килде, баянда төбәк гимны яңгырады.

      – Тыңлагыз, тыңлагыз! Әшнә радиосы сөйли. Экстерн белдерү тапшырабыз. Микрофон алдында – күмәк хуҗалык ассоциациясе…

      Кибет тирәли җыелган ир-ат та, тулаем авыл халкы да колакларын шәңкәйтте. Шушы сүз ишетелгән чагында, берәүләрнең теше сызлый, икенчеләренең кан басымы йә күтәрелә, йә төшә, өченчеләренең йөрәк өянәге, радикулиты кузгала башлый, бишектәге балалар елап уяна, зират каеннарындагы кара каргалар, дәррәү күтәрелеп, авыл өстендә әйләнергә тотына, күктәге самолётларның навигация системасы эштән чыга. Диктор кыз Диләфрүзнең теле көрмәкләнүе күгәргән игәү белән тутык тимерне чытырдатып ышку тавышыннан да хәтәррәк булып ишетелә иде. Ахыр килеп, әлеге сүз, аның әйтелеше, ниһаять, «Асса! Асиясе-Масиясе!» рәвешендә көрмәкләнеп беткәч,