шушы сәгатендә көченә керә дип санарга.
Карамов үз сүзен:
– Ут-күздән сак булыйк, җәмәгать! Алдыгызны-артыгызны карабрак йөрегез берүк, – дип тәмамлады. Аның, төсле карандашлар белән коралланып, шундук мәдәни походның маршрутын сызарга керешүе микрофоннан ишетелеп торды.
– Сез Әшнә радиосының экстерн тапшыруын тыңладыгыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Яңадан авыл гимны яңгыраганнан соң, микрофон бераз чыелдап, шыгырдап торгач, радио гадәти режимда эшләвен дәвам иттерде.
– Алты автобус… – дип, Вакыйф күккә текәлде. – Берсендә утыз биш утыру урыны, кырык… юк, илле басып баручыдан исәпләгәндә, күпме кеше була?
Озын торык Мөхәррәм, буш шешә сыртына тырнагы белән шартлы сызыклар сыза-сыза, шундук хисаплап чыгарды:
– Бер шешәгә… автобуска сиксән биш граммнан… кешедән санаганда, шуны алты шешәгә… автобуска тапкырласаң, төгәл бер ярты да ун граммга… биш йөз ун кешегә тарта.
– Менә ичмасам бу реформа! – дип тел шартлатты Демократ Ильяс. – Теләсә ни әйтегез, ә мин болай гөман кылам: икътисад, сәясәт өрлеген менә шулай мәдәни терәү белән терәтсәң, демократиянең кешечә йөзле булуына ышанам мин. Әмма милли азатлык хәрәкәте җәһәтеннән караганда былтыр кыстырганга быел кычкырырлык хәлдә калмыйк, җәмәгать. Әйдәгез, шул хөрмәткә, җегетләр!
Исән калган һәммә бәбкәсез ана казлар, үрдәкләр, кыртлый тавыклар, карт әтәчләр, аягы сынып көтүгә куылмаган сарыклар, кар базларындагы атланмай, каймак, кайнатма, умарта корты баллары гомуми мәдәни поход ихтыяҗы, кешеләрнең шәһәрдәге бала-чагалары, туган-тумачалары мәнфәгате хакына чалынып, суелып, төенчекләргә төйнәлеп бетерелде. Авылның бер көтүе ерак Карамалы чокырына, икенчесе Чәбе үзәнлегенә таралганлыктан, күчтәнәчкә дип, аркандагы кайбер бозауларны да пычак астына салдылар. Аларны берләшеп, уртаклашып, бер-берсенә әҗәт хисабыннан бүлештеләр.
Әшнә авылы халкы гомуми поход рубежы итеп билгеләнгән күпер төбенә агыла, җыйнала, укмаша иде инде.
Югарыдан яртылаш рәсми әмер нигезендә район хакимияте башлыгы Альберт Еникеевич Ханзафаровның авыл кешеләренә җиде ай буена хезмәт хакы түләмәүне оныттырып тору акциясе уңышлы башланды.
Бу вакытта каравылчы Байгыш Тәфкил салкын караватында чалкан ята, ә мөлдерәмә күз яшьләре чигәсенә агып, кан тамырлары каккан көйгә тибрәлеп тора, дулкынлана иде. Куенына сыенган ак сабые – Акбар атлы көчеге, – аның дымсу күзенә юатып, тугрылыклы карап, тын гына, моңсу гына шыңшый да шыңшый, кытыршы теле белән әледән-әле хуҗасының кырынмаган ияген, битен ялаштыргалап ала иде.
– Менә шулай, Акбар җаным, – диде Байгыш Тәфкил, болай да бүлтәйгән иренен тагын да турсайтып. – Гадәттән тыш каравыл отряды командиры Вәдүт агайның урынбасары дәрәҗәсенә күтәрүләре арулыкка ару инде ул. Үзләренә кирәк чагында салпы якка салам кыстыра беләләр.
Хикмәт бүтәндә, Акбар җаным: минем бүген кеше барган җиргә барасым килгән, бик килгән иде. Эх, килгән иде дә соң!.. Ә