Илдус Гыйләҗев

Ихлас тойгылар / Искренние чувства


Скачать книгу

әҗәт

      Минем алачагым, синең бирәчәгең бармы?

      Синең янга һәрчак тартылам.

      Кояш нурларына кайчак әвереләм,

      Янар йолдыз булып атылам.

      Гаҗәпләнмә, һава тып-тын чакларда да

      Чәч толымың куйса уйнаклап, –

      Мин йөрим ул… Мыштым гына барып килсәм,

      Уем белән сине кочаклап, –

      Җаным тынычлана. Гыйшык утларына

      Моңа кадәр минме түзмәгән?

      Гел пышылдап тора кемдер колагыма:

      – Шушы инде синең эзләгән…

      Синең бирәчәгең, минем алачагым бардыр,

      Эзләп килсәм, әллә гаҗәпме?

      …Без, мөгаен, икәү дөнья каршысында,

      Хода каршысында әҗәтле…

      «Гап-гади сүз…»

      Гап-гади сүз, син сөйләсәң

      Әверелә җырга.

      Яктыргандай булып китә дөнья,

      Туктый күрмә, җырла!

      Гап-гади күз, ә карашың

      Йөрәгемә каба.

      Түзәм, түзәм, бер дә хафаланма,

      Борма читкә таба.

      Гап-гади бил… уйнакласа,

      Чыңлап тора көе.

      Сеңеп калсын дөнья хәтеренә,

      Балет язам… бие!

      Магнит кебек

      Син – уңагай, мин – сулагай,

      Ничек болай табыштык без?

      Капма-каршы ике полюс,

      Нәрсә уйлап кавыштык без?

      Уң белән сул тартыша шул,

      Ташлап чыгып киталмыйм һич.

      …Бер акыллы, бер дивана

      Бәхетле пар була, ди ич…

      Барыбыз да бер калыптан

      …Берәү булса, агу бирер иде,

      Ә син миңа дару эчердең.

      …Күрмәгәнмен –

      ничә еллар буе

      Үз янымда нинди җыр яткан!

Ә. Атнабаев

      Ир-атларның шулай инде:

      Акыл керә актыкта.

      Яшь вакытта үтә-сүтә,

      Хатын кирәк картлыкта.

      Мин дә, бичә (вакыт җитте…),

      Гадәтемне үзгәртәм.

      Сакланып йөр, шигырь булыр

      Җирләреңне күзәтәм…

      Кирегә юл юк

      Һәрнәрсәнең азагы бар,

      Тәмамлана һәрбер ярыш.

      Син килә дип уйлыйсыңдыр,

      Бу бит минем китеп барыш.

      …Синең аша китеп барыш…

      Беренче булган өчен

      Илле елдан соң да, искә төшсә,

      Ток тоткандай куям калтырап:

      Гомеремнең иң караңгы мәле –

      Киткән чагың мине калдырып.

      Ул егеттә нәрсә тапкансыңдыр,

      Хур итте дә качты, ташлады.

      Шул адымың картлык көнемәчә

      Бетми торган яра таслады.

      Хыянәтне кабат күп күрсәм дә

      Яшәмәдем үч, зар оетып.

      Син беренче идең… Аларны бит

      Берничек тә булмый онытып…

      Илаһи урын

      Хак Тәгалә барсын җиргә салган,

      Юкка кеше читкә ашкына.

      Йолдызларга илтер дәрман табар

      Карый белсә аяк астына!

      Ничекләр төшендерим?

      Татар кешем!

      Күзең ач та уйлап кара

      Тагын да бер:

      Ил тамыры, тел тамыры

      Авылдадыр!!

      Туган