Кабат рәхмәт сезгә.
Диңгезчелек күпсүзлелекне өнәми. Әйтмәскә дә була иде. Өлкән матрос, арада иң тәбәнәге, ябыгы, гәүдәсен артка ташлый төшеп җавап бирде:
– Спасибо, сэконд14, – в рюмку не нальёшь?
Әйткән сүзнең эчтәлеген, тырышып эшләгәннәре өчен, матрослар Рахманкуловтан аракы көтәләр дип аңларга ярамый иде. Бу инде, үзенә күрә, без дә синнән канәгать, без сиңа ышанабыз, дигәнне аңлата.
Вахтага чыгарга ике сәгатьтән артык вакыт бар. Ял итеп алырга иде. Эшкә керешкәнче, Габдрахманга эш урыны белән яхшырак танышырга кирәк иде. Рубка иркен. Штурвал гадәттәге кызыл агачтан эшләнгән сигез тоткалы зур көпчәк түгел. Акка буялган тимер тәгәрмәч. Ике радиолокатор15. Эхолот16. Лаг17. Радиопеленгатор18. Халык телендә «капитан күперчеге» дип аталган, уң һәм сул як палубаларга куелган гирокомпас ноктаузлары, «Чолман»ныкы белән чагыштырганда, бер-берсеннән ике тапкыр ераграк урнашканнар. Диңгездә каршы килүче корабларга юл биргәндә, портка кергән чакларда, бигрәк тә швартовка вакытында йөзгечнең зурлыгын һәрвакыт истә тотарга туры киләчәк. «Зур корабка – зур йөзү», – ди урыс әйтеме. Зурлык психологиясе моның белән генә чикләнми шул. Зур корабларда эшләгән диңгезчеләр үзләрен бәләкәй пароходларда эшләүчеләрдән өстенрәк тоялар. Шул ук хәл дәүләткә һәм аның гражданнарына да кагыла. Җир йөзендәге иң зур дәүләтләрнең берсе саналган Советлар Союзында яшәүчеләр үзләрен, әйтик, шведлардан яисә финнардан өстенрәк тоярга яраталар. Көнкүреш шартларында шул урыстан бәләкәйрәк тоелган шведның «вольво» машинасы, дистәләгән бүлмәдән торган фатиры булуы, ялының Канар утрауларында, Франциянең зәңгәрсу ярларына урнашкан курортларда узуы ачыклангач, урысның күңелендә әрнүле хөсетлек туа: «Полтава кырында безнең тарафтан кыйналган швед шулай майда йөзгәндә, мин, бөек урыс кешесе, ярым хәерчелектә яшим – кайда монда гаделлек дигән нәрсә?!»
Сәгать, унбер тулып, уникенче киткән иде. Төгәл уникедә аның вахтада торуы башланачак. Рахманкулов, ашыгып, кают-компаниягә йөгерде.
Кәбестә шулпасыннан соң, бер кечкенә кисәк ит өстенә куе подлива салган солы боткасын ашап, компотка тотынганда, телефон шалтырады. Комсоставны ашатучы хатын:
– Сезне капитан сорый, – дип, трубканы Рахманкуловка сузды.
– Ашап бетердегезме?
– Компот эчеп азапланам.
– Мин сезне каютамда көтәм.
Габдрахман, каютасына кереп, тиз генә аяк киемен, өс-башын алыштырды.
– Мөмкинме?
– Рәхим итегез.
Зимин киңәшмәләр үткәргәндә, корабка килгән түрәләрне кабул иткәндә кулланыла торган зур өстәле янына урнашкан иде.
– Утырыгыз.
Габдрахман сәгатенә карады:
– Унбиш минуттан минем вахтам башлана.
– Беләм. Кисляковны кисәттем. Сез карго-планны19 күрдегезме?
– Юк шул. Мин әле төяләчәк йөкне дә, барачак портны да белмим.
– Без