Миргазиян Юнус

Кыпчак кызы / Кипчакская дочь


Скачать книгу

ага. Оксананың татар кызына охшашлыгы табигый… Кызның Одессада һәм Киевта басылган газета битләрендәге фотоларына охшашлы булмавы да сәер иде.

      Ниһаять, табын әзерләнеп бетте. Өстәл уртасында муллык, тормыш канәгатьлеге аңкытып торган ит исе. Чиста итеп юылган биш сай тәлинкә янына чәнечкеләр куелган.

      – Оксана, син менә монда утыр. Габдрахман Бәкерович, сезнең урын да монда, – дип, Юрий Владиславович түр яктагы урындыкларга күрсәтте.

      – Рөхсәт итсәгез, мин Женя янына утырам, – диде кунак кызы һәм ян тәрәзә ягындагы урындыкка барып урнашты.

      Дадонов, савыт-саба шкафын ачып, башта этикеткасына Бахус сурәте төшкән, Италиядә эшләнә торган затлы коньяк һәм кызыл шампан шәрабы чыгарып өстәлгә куйды.

      – Әти, кыстый күрмә, Оксана белән без икебез дә эчмибез, – диде Дадоновның кызы.

      – Минем дә, алкоголь кушып, пилмән тәмен югалтасым килми, – диде Рахманкулов.

      – Нина да баш тартса, берүземә эчәргә туры килә инде, – диде Дадонов.

      – Кызларга ярамаганны син белергә тиеш. Ә сез, Бәкерович, нигә баш тартасыз? – Нинаның сүзләрендә кыстау юк иде.

      – Минем әнием дә пилмән пешерә иде, – диде Габдрахман. – Мин милли гореф-гадәтле гаиләдә үстем. Сугышка кадәр бездә аракы эчү гөнаһ кына түгел, чын-чыннан җинаять санала иде. Бер мәзәк вакыйга истә калган. Әтиемнең Оренбургта яшәүче энесе кайткач, кунак чакырдылар. Өстәлдә зур бәлеш, ат казылыгы, каклаган каз ите. Чәй эчкәндә, бавырсак, бал куялар. Табын тирәсендә басынкы гына әңгәмә бара. Ара-тирә Оренбург кунагы белән әтием һава суларга чыгып керәләр. Бер тапкырында мин дә ияреп чыккан идем, кунагыбызның мунчага кереп киткәнен күреп сәерсендем. Әти аны тышкы якта саклап калды. Алар өйгә кереп киткәч, мыштым гына мунчага кердем. Кунак хөрмәтенә мунча эчен кырып юганнар, утыргычка кулдан суккан палас җәйгәннәр. Паласның бүртенеп торган җирен ачкан идем, эченнән аракы шешәсе килеп чыкты. Димәк, ул чакта хәмер эчү гөнаһ саналган булган… – Габдрахман туктап калды. Аның сөйләвен күңел биреп тыңламыйлар иде.

      Пилмәннән соң баллап чәй эчтеләр. Оксана саубуллаша башлады.

      – Мин сезне озатып куям, – диде Рахманкулов.

      – Рәхмәт, – диде кунак кыз. – Мин юлымны яхшы беләм, адашмаячакмын.

      – Баш тартма инде, – диде Нина Ивановна. – Кичке якта урам тулы исерекләр. Күзәткәнем бар, синең яныңнан ирләрнең берсе дә тыныч кына үтеп китми. Исерекләргә, хулиганнарга юлыгуың бар.

      Алар бергәләп урамга чыктылар.

      – Сез култыклашып баруга каршы килмисезме?

      – Гафу итегез. Мин җитәкләп йөртүне яратмыйм.

      Рахманкулов кызның читкәрәк тайпылуын көткән иде. Оксана янәшәгә килде. Аларның аяк атлаулары җайга салынды. Арада җан гына сизә алырлык уртаклык барлыкка килгәндәй булды.

      Алар «Канава» дип аталган киң, тирән чокыр өстенә салынган күперне үттеләр. Аста революциягә кадәр мадам Роза тоткан «яратышу» йорты, одесситлар телендә «Ирод патша сарае» калды. Алар Кангун урамы буйлап ике квартал