аларның әхлак тоту тәҗрибәләреннән? Юк, без ваз кичмәгәнбез… Безне мәҗбүр иткәннәр. Ә нишләп каршы тора алмаганбыз? Без аларга караганда баерак та яшәгәнбез, культурабыз да аларныкыннан югарырак булган… Ярлылык берләшергә мәҗбүр иткәч… Алтын Урда татарлары кайчандыр Мәскәү кенәзлеген Ливон рыцарьларыннан саклап калган…
Пенсиянең кыска койрыклы акчасы искиткеч бәрәкәтсез… Өстәвенә, Чечняда елга булып аккан каннарны күрсәтеп, телевизор җанны ала. Телевизорның төнге күрсәтүләре Чечня хәбәрләреннән дә аяусызрак. Төннәрен телеэкраннан олигархларның шәрә кәнизәкләре түшәк уены уйнап күрсәтә…
Өч дистә океан лайнерының хуҗасы белән телефоннан сөйләшергә чират көткәндә, Габдрахманны шушы уйлар бимазалый иде. Бакча кооперативы йортларына килеп терәлгән урманда кәккүк кемнеңдер газиз гомерен саный… Кәккүк тавышын тыңлап хозурланырга гына иде югыйсә. Габдрахманнан алдарак килеп чиратка баскан ике хатын телефоннан сөйләшүчене ашыктырып чәрелдәпме-чәрелдиләр.
«Тукта әле, – дип уйлап куйды Рахманкулов, – диңгез дип аталган шул зәңгәр чиксезлек яшьлегемне чәйнәмичә генә йотып җибәрде… Өч дистә ел буе гаиләмнән аерып иза чиктерде. Ә мин, карт томана, кабат шуңа ашкынам…»
Аллага шөкер, алдагы хатыннар бүселеп будкадан чыкты. Габдрахман, ашыгып, шул кысанлыкка чумды.
Рахманкулов телефон номерын җыйды. Шунда ук ирләр тавышы:
– «Океан юллары»ның үзәк офисы. Лебедев тыңлый.
– Владлен Семёнович, сезне Рахманкулов борчый, Габдрахман Бәкерович. Без Одессада, аннан соң Союзморниипроектта бергә эшләдек.
– Аңлатып тору кирәкми, старик. Минем компьютерда синең тулы биографияң. Хәлләрең ничек?
– Пенсия белән тукланып ятам. Ишеп түлиләр. Кесәгә сыймаган чаклары да була. Кая куярга белгән юк.
Трубкада кеткелдәп көлгән тавыш ишетелеп сүнде. «Соң бит, фиргавен-олигарх синең күпме пенсия алганыңны яхшы белә!»
– Мин синең, китаплар язып, акча каеруыңны ишеткән идем. Шул эшне дәвам итәсеңме? – Кабат кеткелдәп көлү тавышы ишетелеп югалды. Мыскыллап әйтә, маланский8!
– Влад, мин синең дистәләгән океан лайнерларының хуҗасы булуыңны ишеттем. Шуларның берсенә мине утыртып җибәр әле – тозлы һава сулыйсым килә.
– Люкс алырга уйлыйсыңмы? Язучының сармагы юк түгелдер?..
«Сармак…» Диңгезчеләр акчаны шулай атыйлар иде. Олигарх Рахманкуловка үзенең әле һаман диңгезче икәнлеген күрсәтеп мактанмакчы була.
– Сармакның монда катнашы юк. «Море зовёт», – диде Габдрахман да, диңгезчелеген югалтмавына ишарәләп. – Море зовёт, а Лебедев не пускает. Диңгезләргә чыгуның ачкычы Владлен Семёнович кулында бит.
– Хәтеремнән чыккан. Синең диңгезчелек дипломың ШДП9мы, әллә КДП10мы?
– КДП, – диде Рахманкулов. – Шунысы бар: мин капитан булып эшләмәдем. Капитанлыкка – күзләр минус өч, йөрәкнең сул як карынчыгы иске оекбаш хәленә җитеп таушалып беткән булмаска тиеш. Юк, мин