Миргазиян Юнус

Кыпчак кызы / Кипчакская дочь


Скачать книгу

иң беренче җир – каравыл йорты. Шобага тотканда, бу урын Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Гата улы Бикмөхәммәтовка чыккан иде. Җир алган елны Робертның хатыны, гарәп миллионеры белән никахлашып, Алжирга китеп барды. Шул ук елны күз нурына тиң кызын Антон Табаков алды да балага узгач аерып җибәрде. Фатирын атлап кергәндә, Робертны инсульт бәреп екты. Бикмөхәммәтовлардан ятим калган йортның түбәсен ябып каравыл йорты иттеләр.

      Бродвейны унбер урамчык кисеп уза. Килгәндә, уң якта – «көньяк», сулда «төньяк» сүзе өстәлгән. Рахманкуловларның йортлары Җиденче төньяк урамчыкта иде. Урамчыкларның барысы да урман читенә барып төртелә. Кооператив төзелгән елларны Габдрахман өеннән сиксән адым ераклыктагы урманнан ярты сәгать эчендә ярты чиләк гөмбә, чиләкләп кара җиләк җыеп кайта иде. Дүрт-биш елдан урман эче тапталды, гөмбәлекләрне, куак төпләрен юештә лайлаланып беткән целлофан капчыклар, аракы-сыра шешәләре каплап китте. Гөмбә үсми башлады, җиләк куаклары корып бетте. Иртәнге якта яңгыраган кош сайраулары, кәккүк тавышлары да елдан-ел тоныграк ишетелә иде.

      Телефон-автомат куелган алачык-будка янына Рәсәйнең кара язмышы белән янәшә яшәп килгән чират торучылар инде җыелырга өлгергән…

      – Кайсыгыз иң соңгы кеше?

      – Мин, ләкин «соңгы» түгел, «крайний», – диде кырыклар тирәсендәге симез ханым.

      Габдрахман чират шартына буйсынып көтәргә кереште. Сөйләшү бәхетенә ирешкәннәрне арттагылар ашыктыралар. Рәсәй чынбарлыгының бер төп кануны бу – чиратлары җитеп, телефон трубкасын эләктергәннәр көтеп торучылар хакында шундук оныталар иде.

      Рахманкулов шуңа игътибар итте. Үз заманында Әдәбият фонды ярдәмендә кооперативка эләгүчеләр саны елдан-ел кими, сыегая бара. Аның күршесе Швед шикеллерәкләр, гламур журналларда катнашып, бизнес рухлы берничә китап чыгарганнан соң, Рәсәйнең эстрада мадоннасы Алла Пугачёва салдырткан коттедж тирәсеннәнрәк яхшы җир алып, шунда төпләнергә тырышалар. Бакча кооперативы акрынлап вак-төяк эшкуарлар, вак чиновниклар кулына күчеп килә. Боларының кесә телефонына ирешү бәхете алдарак иде әле.

* * *

      Ниһаять, чираты җитте. «Пип-пип-пип…» Шушы кыска сигналлар гомернең кыска булуын, очрашмыйча гына сөйләшергә теләүчеләрнең ишле булуын, яшәүдә сабырлык кирәклеген, җәмгыятьнең тагын әллә нинди шартлары барлыгын искә төшереп кисәтә иде. Телефон трубкасында хатын-кыз тавышы ишетелде:

      – Сезгә кем кирәк?

      – Владлен Семёнович! – диде Рахманкулов.

      – Ул Англиядә.

      – Кайчан кайта?..

      – Билгеле түгел…

      – «Беләсең син, стерва!» – дип кычкырудан көчкә тыелып, Рахманкулов сүзен дәвам итте: – Мин Владленның бизнесы белән кызыксынам. Диңгезче мин. Аңа кирәкле бер киңәшем бар иде. – Сөйләшүнең өзелүеннән куркып, Габдрахман кабаланып дәвам итте: – Без Владлен Семёнович белән Одессада, аннан соң Мәскәүдә бергә эшләдек. Ул мине яхшы белә. Аңа минем бик мөһим бер гозерем бар иде.

      – Әйтегез, тапшырырмын,