символы – каен. Син нәрсә, үз кулың белән аның язмышына балта чабасыңмы? – Сөйләшү урысча иде. – Руки прочь от берёз!
Рәсәй шартларында беркем, беркайчан һәм бернәрсәгә тулы хокуклы хуҗа була алмаган. Озакламый ачыкланды: Рахманкулов җиренә дә ул үзе түгел, кооператив хуҗа иде… Крепостной коллык бетерелгәннән соң да, крестьян үзе түгел, аның җиренә община хуҗа булган. «Община» – азмы-күпме дәүләтчелеге барлыкка килгәннән бирле, урыс табигатенең ярымсолдат, ярымкол, ярымушкуйник булып яшәргә дучар ителүе. Рахманкулов, «Россию умом не понять, её аршином не измерить…» дигән гыйбарәгә килеп төртелгәннән соң, бу турыда баш ватмаска тырышып, башкалар ничек уйласалар – шулай фикерләп, башкалар ничек яшәсәләр, шулай яшәргә тырышып карады. Әлеге илдә көтү сыман яшәү психологиясе бик тирәнгә киткән, күрәсең. Габдрахманга бирелгән бу кооператив җир кишәрлеге дә барча законнар белән шул гомуми буйсыну законына барып тоташа иде. Аерма тик шунда: әгәр «всё кругом колхозное, всё кругом моё» дигән фәлсәфә бу милекне урларга ишекне киереп ачса, кооперативныкы саналган җирдә үскән бармак очы зурлыгы кыярны, үтеңне сытарлык ачы корт төшкән алманы рөхсәтсез алганда тотсалар, бәреп үтерелү мөмкинлеге дә бар иде.
Шул буйга утыз, аркылыга егерме метр җирне койма белән уратканда купкан гаугаларны сурәтли башласаң, язылачак романның күләме күп мәртәбәләргә артып китәр иде. Әйтерсең бөек урыс (хәзер инде украин) язучысы Николай Васильевич Гоголь бакча кооперативы тудырачак матавыкларны йөз сиксән елга алданрак белгән. Аның «Как поссорились Иван Иванович с Иваном Никифоровичем» повестендагы якалашулар нәкъ Рахманкуловның бакчасы урнашкан кооперативтагы вакыйгалардан алып язылган шикелле иде.
Рахманкуловның сул як күршеләре, бакча алган елны ук каеннарының бер өлешен төпләп атып, түтәлләр ясап, яшелчә чәчтеләр. Габдрахман да, бакчаның дүрттән бер өлешен каеннардан чистартып, шул барлыкка килгән урынны тиресләп, бәрәңге, суган, карлыган, кура җиләк, хәтта бер түтәлгә кыяр да утыртып өлгерде. Тир түгүнең әҗерен түләгәндәй, хуҗаның күңелен күргәндәй, беренче һәм икенче ел уңышы бик мул булды.
Әмма ике-өч ел уздымы икән, шул ашлама кертелгән җирләргә мыштым гына каен тамырлары сузыла башлады. Тиздән карлыган куакларының җимешен генә түгел, ботак-чатакларын да каен ашап юкка чыгарды. Бу хәл Габдрахманны уйга калдырды: «Бәлки, бу моңсу агачны «урыс каены» дип атауда дөреслек тә юк түгелдер? Алар да бит, нәкъ шушы агач ысулында тамырларын күрше халыклар җиренә җибәреп, ашламаларын имеп яши… тегеләре шуңа һич мантый алмый?»
Шулай итеп, эшләгән саен ишәя, арта килгән җир эшкәртү эшенә каеннарның әрсез тамырлары белән көрәшү мәшәкате дә өстәлде.
Көз көне җиргә коелган яфракларны, уталган чүп үләннәрен черетеп ашлама әзерләр өчен, Рахманкулов тимерчыбык челтәр белән уратып, тиреслек урыны ясады. Язын шул ашламага әверелгән тиресне, түтәлләргә тарату өчен, тимер сәнәк белән казый башлаган иде – хәйран калырлык вакыйгага