вә озын гомер биргән булса, сыеры да булыр, хәтта аты да. Шунысы начар: вакытсыз чакка туры килеп, сыерсыз калдылар…
Сыерсыз калгач, хәзрәт күрше авылдан кәҗә алып кайтты. Бик тә мәшәкатьле мал булып чыкты кәҗә. Бакчадагы яшелчә, җимеш агачларын кыерлады, хәтта февраль бураннары түбә читенә тигезләп көрт салып киткәч, түбә саламын тишеп бетерде мөртәт. Күп балалы гаиләгә ансыз яшәү мөмкин түгел иде. Ләкин хуҗалыкларны берләштереп йөрүче куштаннар кәҗәне дә алып киттеләр. Кәҗәдән соң самавырны, тегү машинасын, сөт аерта торган сепараторны…
Самавырны хәзрәтнең улы Рәшит бәрәңге бакчасына чыгарып күмгән иде. Самавыр бит ул – авыл кешесенә, хәтта бай исемен күтәреп, талану исемлегенә кергән кешегә дә зур мал. Таба алмагач, самавырсыз чыгып китәрләр дип өметләнгәннәр иде Таиповлар. Юк, чыгып китмәделәр.
– Кая самавырыгыз? – дип акырынды Түбән Бишенденең Гыйлай исемле куштаны.
Лотфулла хәзрәт тә, Хәсәнә абыстай турында әйтеп тә торасы юк, ялганлый белмиләр иде. Өйрәнмәгәннәр иде алар ялган сөйләргә. Хәтта күз дә буйый белмиләр иде. Нишлисең, шулай тәрбияләнгәннәр.
Әти-әнисе авызларына су капкан шикелле торуларын күргәч, Рәшит алгарак чыгып әйтте:
– Салымга акча кирәк булгач, без бит инде аны күптән сатып җибәрдек.
– Сатмадыгыз. Безгә бар да мәгълүм. Самавыр урынына үзегезнең алынасыгыз киләмени? – Сүзнең законга тиң икәнлеген исбатларга теләпме, тәмәке төпчеген баскыч алдында яткан ташка төкерде.
– Рәшит, бар самавырны алып кил, – диде Лотфулла хәзрәт.
Акыллы бала иде Рәшит. Турыдан-туры бәрәңге бакчасына йөгермәде. Башта урамга чыкты, аннан соң, тыкрыктан урап, бакчага керде дә самавырны казып алып, урам капкасыннан ишегалдына керде. Болай эшләгәч, мәсхәрәсе кимрәк шикелле тоелды сабыйга. Үз самавырыңны үз кулың белән яшерү мәсхәрә эш булмаса да, бу кешеләрнең әхлак кагыйдәсендә һәрнәрсә кире якка, савап – гөнаһка, гөнаһ эш изгелеккә әйләнеп, буталып беткән иде.
Самавырдан соң Хәсәнә абыстайның кашемир шәлен таләп итә башладылар. Остазбикә шәлен өч айлык бала астына, Әбүзәрнең бишегенә яшергән иде. Аны да бирергә туры килде. «Бу йолкышның хатыны: «Абыстайның шәлен бөркәнеп йөрисем килә, миңа шуны алып кайт», – дип төбәп әйткән булса кирәк», – дигән фикергә килде абыстай.
Шул чакта Таиповлар гаиләсе талануның мал югалту гына түгел икәнлеген аңлады. Синең хәләл көчең белән тырышып эшләп, соңгы сыныгыңны капмыйча, бөртекләп җыеп саткан икмәк бәрабәренә алган әйбереңне талап алып китү имансызлыктан, кансызлыктан да әшәке тоела иде. Идел тирәсендәге авылларда кяферләрнең Казан каласын һәм ханлыкның башка шәһәр-авылларын җимереп, татарларны үтереп йөргәндәге җинаятьләрнең тәэсире сизелә иде Лотфулла хәзрәт кебек хәлле крестьяннарны һәм руханиларны талап, мәсхәрәләп йөрүдә.
«Бәлки, үзем гаепледер, – дип, өзгәләнеп уйлап куйды Хәсәнә абыстай, – матур киенеп йөреп, талаучының хатыны шикелле хөсетлеләрнең