авылдашларына үрнәк булырлык итеп оештыра алган. Хәзрәтнең нинди әзерлекле һәм уңган шәхес булуын исән чагында аның хәләл җефете Хәсәнә абыстай матур, тормышчан мисаллар белән дәлилли.
Егерменче еллар барышында, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, хакимият дилбегәсе тулысынча Сталин кулына күчкәч, идарә итүчеләр урта хәлле крестьяннарны һәм шуларга тиңләштерелгән руханиларны кинәт кенә кыса башлыйлар. Авыл өчен иң авыр, иң куркыныч чор иде бу. Мәскәүдән туктаусыз күрсәтмәләр килеп тора. Ярлылар комитетына оялаган ярлы-ябага, ялкаулар, зимагурлар, хуҗалык кора алмаган, гомумән, игенчелеккә сәләтләре булмаган бәндәләр, большевиклар биргән боерыкларга таянып, авылдагы һәр хуҗалык үзләрен ярлыларча тотарга, ярлыларча фикер йөртергә тиеш, дип инана башлаган иде.
Лотфулла хәзрәт мондый сәясәтнең озак саклануына шикләнә. Гыйлем иясе буларак, ул, адәм баласы һәр очракта тормышны һәм яшәешне камилләштерү юлыннан барырга тиеш, дип ышана иде. Сәясәт белән шөгыльләнмәгәнлектән, ул Ленинның «Тук крестьян большевикларга иярмәячәк» дигән шик-шөбһәсе хакында, әлбәттә, белми иде.
Милекле кеше – үзенә үзе хуҗа. Аны буйсындыру шактый авыр. Большевиклар моны яхшы белгәннәр. Утызынчы елларда, игенчеләрне берләштереп, күмәк хуҗалык төзү башлана. Җитәкчеләр таланган, милексез калган крестьяннарны турыдан-туры колхозга куып кертү эшенә керешәләр. Башта хәзрәтнең үзенә тиюче булмый. Колхоз шартларында иген игеп, мал асрап булмаячагын аңлаганга күрә, Лотфулла хәзрәт милкен, малларын, җирен колхоз кулына илтеп тапшырырга ашыкмый. Район үзәгеннән ераграк торган берәр аулак авылга күчеп, колхозларның таралганын шунда көтеп утырырга кирәк, дип уйлый. Якын-тирә авыллар хәзрәткә таныш. Авыл мулласы, телиме-юкмы, мәхәллә халкы белән генә түгел, күрше авыл кешеләре белән дә кирәк кадәр фикер алышып, тәҗрибә бүлешеп яши. Муллаларның үзара аралашып торуы да төбәк күләме белән генә чикләнми. Алар шактый ерактагы хәзрәтләрнең гаиләләре, туган-тумачалары, аларның халык арасында башкарган эш-гамәлләре, тоткан абруйлары хакында хәбәрдар була.
Бишкурайдан җитмеш чакрымдагы Юкәле авылының мулласыз калуын ишеткәч, Лотфулла хәзрәт, үзенең яраткан туры биясен җигеп, шул авылга юнәлде. Туймазы стансасыннан унбиш кенә чакрымда булса да, Юкәле шактый аулак авыл икән. Бу авылның халкы да ошады хәзрәткә, мәчете турында сөйләп тә торасы юк. Илле хуҗалыктан торган бәләкәй генә авылның мәчете иркен, аның манарасын да биек итеп салганнар. Манарага менеп, тирә-якка күз ташлап алганнан соң, Лотфулла хәзрәт киләчәктә язмышының шушы авыл белән бәйләнәчәгенә тәмам ышанып җитте.
Бишкурайга кайткач, хәзрәт милекнең күчерү мөмкин булмаган өлешен сатарга кереште. Җепкә таккан үткен кылычтай, йөрәккә шом салып торган күмәкләшү сәясәте малларның һәм мөлкәтнең бәясен тәмам төшереп бетергән булган. Сату дигәне бушлай өләшүдән бик аз аерыла иде. Юкәлегә күчереп булмаслык мөлкәтен – абзар-кураларны, йортын сатып, вак малларын туган-тумачасына,