ишетәсе килгән фикер булырга тиеш. Лотфулла хәзрәт, Аллага шөкер, мәчеткә йөрүчеләрнең нәрсә ишетергә теләгәнен яхшы белә иде.
Авыл мулласы үзе иген игә, үзе мал асрый. Хәзрәт җилкәсендә – мәхәлләдә яшәүчеләрнең рухи мохтаҗлыкларын кайгырту. Күләм, сан белән генә чикләп-барлап булмаслык илаһи чиксезлек ул – адәм баласының рухи мохтаҗлыгы. Большевиклар туктаусыз коткы таратып торалар. «Алла юк, дин кешенең зиһенен томалый торган тилебәрән орлыгына, әфьюнга тиң», – диләр. Яңа хакимиятнең халыкны ничек тә диннән биздерү максаты куюын хәзрәт яхшы аңлый иде. Беренчедән, дини кешене тулысынча кол итеп булмый, чөнки аның җаны Алла карамагында. Икенчедән, Аллага инанган кешене юлбашчының Ходай икәнлегенә ышандырып булмый. Шуңа күрә дә большевиклар Алланы, динне һәм дин тоткан инсаннарны юк итәргә тырышачаклар. Аларның шулай эшләячәгенә хәзрәт шундук төшенде.
Дин дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган зәгыйфь күңелле бәндәләрне большевиклар, рухият дөньясыннан аерып, мәҗүсилектән дә элегрәк булган чорлардагыча яшәргә мәҗбүр итә алачаклар. Бусы мөмкин. Лотфулла хәзрәтнең бу турыда күп тапкырлар уйланганы, андый яшәүнең ничек булачагын күз алдына китерергә тырышып караганы булды. Муллалар арасында да динне бары тик исламият йолалары һәм шәригать кануннары дип аңлаучылар бар. Дөрес, Коръән-Шәрифнең, шәригать кануннарының, хәдисләрнең, дини йолаларның тәэсире Мөхәммәд пәйгамбәр чорында гына барлыкка килгән, көчәйгән дип йөрүчеләр бар. Андыйлар, хак дингә кадәр дөньяда мәҗүсилек хөкем иткән, дип уйлыйлар. Лотфулла хәзрәт ислам диненең галәм белән бергә барлыкка килүенә ышана иде.
Дин тотмаган, Аллага ышанмаган кеше дә яши ала, әмма андый яшәеш бөтенләй башкача. Ул күбрәк тәне, бигрәк тә корсагы белән яши. Аның йөрәге – ялгызлыкта, җаны – мәрттә. Бу турыда партиялеләр дә белергә тиеш иде. Нишләп шуны большевиклар аңлый алмый икән? Әллә аңлап та, үз кирәкләренә Алласыз, димәк, хайванча яшәүчеләрне үрчетмәкче булалармы? Бу очракта, билгеле, аларга идарә итү җиңел булачак. Әйе, җиңелрәк булачак, әмма үз куллары белән әзерләгән вөҗдансыз җан ияләре белән алар нәрсә майтара алыр икән соң? Үз карашы, үз фикере, инануы булмаган бәндәне теләсә кайсы якка борып була. Андыйны җиңел генә дә күндереп була. Ул кемгә каршы баруын анык белми, гамәленең максатын һәм мәгънәсен, ахыр килеп, киләчәкне күз алдына китерергә өйрәнмәгән.
Шул большевиклар дигәннәре ничә ел яши алыр икән? Идарә итүләре озакка китсә… Йа Хода! Хәзрәт бу турыда уйламаска тырыша иде.
Лотфулла хәзрәт Юкәледә бура бурый. Әнә ул күлмәгенең җиңен терсәгенә кадәр сызганган, биленә Хәсәнәсе үзе җебен эрләп, үзе суккан, үзе кисеп-теккән киндер алъяпкыч бәйләгән. Кулында үткен балта.
Абзар-кура әле төзелмәгән. Ул озак еллар өен орчыктай төз нараттан, яисә бал исе аңкып торган йомшак тәнле сөяннән салырга хыялланып йөрде. Патша заманында агач урыс кулында булды. Патшаны бәреп төшерделәр, агач барыбер басып алучылар кулында калды. Үзе теләгән