торуга көйләнгән. Фәнни яктан дәлилләп булмаган гороскоплар, авантюрист кыяфәтле күрәзәләр, ырымчы шарлатаннар! Ә аздыргыч китаплар? Медицина, чыннан да, туктаусыз алга бара. Йөрәккә операция ясау, хәтта, тузып гарипләнгән йөрәген кисеп ташлап, адәм баласына яңа йөрәк тегеп кую да хәзер гадәти хәлгә әйләнеп бара… Тагын әллә нинди катлаулы операцияләр инде күптән көн тәртибендә. Операция ясатып, корсакларындагы майларын алдырту, җенес әгъзаларын зурайтулар табигый тоела башлады… Адым саен очрап торган аптекаларда ялган дару сату! Тик, нигәдер, дәва акчалы кешеләрне генә сайлый, акчасызларга Газраил килгәнен генә көтәргә кала…
Бродвей урамы урман читенә килеп төртелде. Алар кире якка борылдылар.
Данлыклы Трафальгар герое адмирал Нельсон да диңгез авыруы белән газапланган, дип сөйлиләр. Имеш, шторм вакытында, бөек адмиралның денщигы, көмеш чиләк тотып, янында йөри торган булган. Сугыша башлау белән, Гораций Нельсонның диңгез авыруы шундук юкка чыга икән. Габдрахманның күп тапкыр сынаганы булды: өлкән штурман чагында үләр хәлгә җитеп, диңгез хастасыннан интегүчеләр, капитан булып эшли башлау белән, авыруларыннан шундук арыналар.
– Әйдә, безгә кереп чыгыйк әле, – диде Евгений Моисеевич. – Миндә син ярата торган виски бар.
– Сантори түгелме?
– Нәкъ шул. Син аны кайдан белдең?
– ЦДЛның6 буфетында саталар иде. Барахло, – диде Рахманкулов. – Японнар иң затлы, иң алдынгы автомашиналар, электроник приборлар ясап дөньяны шаккатырып торалар. Искиткеч тырыш, талантлы халык. Ә менә чын вискины Шотландиядә генә ясый алалар.
– Дөрес, син күпне күргәнсең. Нигә вискины шотландлар гына ясый ала? Шуны аңлата аласыңмы?
Габдрахман бер тын уйланып торды:
– Шотландиянең туфрагы акбурлы. Вискины чистартканда кулланыла торган вереск куаклары анда гына үсә. Шуңа өстәп, гасырлар буе камилләшә, байый килгән халык тәҗрибәсе. Алар бит вискины, коньяк шикелле, имән мичкәләрдә саклыйлар. Бер тапкыр виски сакланган мичкәне кабат кулланмыйлар. Шотландиядәге коймалар шул имән мичкәләрне утыртып ясалган. Гаҗәеп матур, искиткеч үзенчәлекле шул имән кисмәкләр белән уратып алынган андагы ихаталар.
– Санторины эчеп караганың бармы соң?
– Карамаган булсам, сөйләп торыр идеммени? Тукта әле, син бит, сафсата саттырып, минем эшемне бүлдерәсең!
– Нигә диңгез авыруыннан котылу чарасын яшерәсең?
– Ул сиңа нигә кирәк? Син бит мәкаләләр бастырып тамак туйдырасың. Редакцияләрдә шторм башланмагандыр бит?.. Көймәң Истра сусаклагычында. Анда давыл буламыни?
– Мин, күршекәем, диңгезгә чыгарга әзерләнәм.
– Ялланыпмы? Кайсы пароходчылыктан? Нинди кораб белән?
Күршесен кызыктыра алуына Швед канәгать иде. Ул бер тын, юри җавап бирмичә, серле итеп елмаеп торды.
– Корабы әле билгеле түгел, – диде ул бераздан. – Босс миңа өч вариант тәкъдим итә. Берсе Санкт-Петербургтан Көньяк Америкага. Кайтышлый кораб Кызыл диңгездәге, Урта һәм Кара диңгезләрдәге портларга кереп чыгарга тиеш.
– Калган